̃Һинду Гыйбадәтханәләренең Милли Киңәшмәсе
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
Һинду Гыйбадәтханәләренең Милли Киңәшмәсе (NCHTUK) - ул Берләшкән Корольлектә Һинду гыйбадәтханәләренең кулчатыр оешмасы. Ул гыйбадәтханәләрне, аларның идарәсен, персоналын һәм гамәлләрен җәмәгатькә Һинд диненең иң борынгы мирас урыннарына килү өчен тәэмин итә.[1] Оешма шулай ук The Interfaith Network UK форумында диннәр арасында әңгәмә булдыру белән мәшгуль.[2].
Тарих
үзгәртүБу оешма 1978 елның июлендә нигезләнгән булган.[3] 2013 елда Һинду Галимнәренең Британия Идарәсен нигезләү турында игълан иткән, аның максаты Һинд динен өйрәнү өчен альтернатив, абруйлы, фәнни чыганак булдыру.[4] Декабрьдә киңәшмәне Шаһзадә Уильямга илчеләрне кабул итүендә Шарма киңәшмәнең вәкиле буларак борынгы Һинд дине эпосының Вальмикиның Рамаянаның копиясен бүләк иткән.[5] 2016 елның маенда, NCHTUK һәм HFB Ministry of Housing, Communities and Local Government дәүләт оешмасы тарафыннан крематорий җайланмаларын Һинд диненең үлгәннәрне яндыру йолалары буенча тәртипкә китерергә соралган булган.[6]Соңрак декабрьдә, киңәшмә Англия Банкы тарафыннан хайван мае кулланылган £5 банкнотасын чыгаруга протест белдергән. Берләшкән Корольлектә берничә гыйбадәтханә £5 купюраны иганә акчасы итеп алырга баш тартканнар. NHCHT сәркатибе Pt. Satish Sharma аңлатканча бу Һинду дхармик перспективага каршы булган һәм валютаны рәхимсез итеп, агрессив булмаган мәхлукатлардан алу цивилизацияле кешеләрнең үз-үзен тотышы булмаган дип аңлаткан.[7]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Vertovec, Steven (2013). The Hindu Diaspora: Comparative Patterns. Routledge. pp. 98–101. .
- ↑ IFN member list - The Inter Faith Network (IFN).
- ↑ Altglas, Véronique (2014). From Yoga to Kabbalah: Religious Exoticism and the Logics of Bricolage. Oxford University Press. pp. 167–168. .
- ↑ NCHT UK Announces Formation of the British Board of Hindu Scholars | Spiritual Bangalore. әлеге чыганактан 2019-03-27 архивланды. 2019-12-28 тикшерелгән.
- ↑ Prince William to Read the Ramayana to Baby George (en). әлеге чыганактан 2019-03-27 архивланды. 2019-12-28 тикшерелгән.
- ↑ ABPL. Review of crematoria provisions and facilities... (en-GB).
- ↑ (2018-07-31) «Dolls representing human beings; toys representing animals or non-human creatures». DOI:10.18356/113e6381-en.
Өстәмә укырга мөмкин
үзгәртү- Hatcher, Brian A (2015-10-05). Hinduism in the modern world. New York. ISBN 9781135046316. OCLC 922966023.