«Свияга» стендка ату комплексы

(«Sviyağa» stendka atu kompleksı битеннән юнәлтелде)

«Свияга» стендка ату комплексыКазан янындагы спорт корылмасы.

Казаннан 30 чакрым ераклыкта урнашкан. Бу комплекста 2010 елда стенда ату буенча Европа чемпионаты ярышлары үтә. Комплекс Халыкара стендка ату федерациясе (ISSF) оешмасының югары таләпләренә туры китереп эшләнгән. Аның территориясендә өч төрле күнегүдә (трап, скит һәм дубль-трап) стендка ату өчен комбинацияләнгән мәйданчыклар бар.

Комплекс заманча таләпләргә туры килә, биредә иң яңа техника файдаланыла. Шулай ук биредә спортчыларга ял итү өчен уңайлы бүлмәләр, VIP-зона, матбугат үзәге, укыту-администрация бүлмәләре һәм ресторан урнашкан.

Сылтамалар үзгәртү