Миллениум күпере

(«Millenium» küpere битеннән юнәлтелде)

Миллениум күпере яки Меңьеллык күпере (рус. Мост Миллениум) — Казансу аша төзелгән вант күпере, Казанның иң биек күпере. Әмирхан проспектын Вишневский урамы белән тоташтыра һәм Кече Казан боҗрасының өлеше булып тора.

Миллениум күпере
Кисеп үтә Казансу
Урнашу Казан
Кем/нәрсә хөрмәтенә аталган Казанның меңьеллыгы
Корылыш тибы вант күпере
Озынлык 835 метр
Ачылган 29 июль 2005

Исеме Казанның Меңьеллыгы хөрмәтенә бирелгән.

Тарих үзгәртү

Күпер корылышы 2004 елда башланган, ә аның беренче чираты 2005 елның 29 июнендә ачылган. Тулысынча 2007 елның 30 августында ачылган.

Кызыклы фактлар үзгәртү

  • Милленум күпере төзелгәнче һәм аның төзелешеннән соң кайбер вакытта (1999—2009 еллар) теге ярына күчү өчен якында урнашкан Толстой урамына чыгучы понтон күпер кулланылган.
  • Төзелеш кыйммәте 3,4 миллиард сум тәшкил иткән.[1]
  • Күпер шәһәрнең истәлекле урыннарының берсе булып санала, ул льготалы электрон карталарда сурәтләнгән.

Галерея үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани