«Баскет-холл» баскетбол спорт корылмасы
(«Basket-xoll» basketbol sport qorılması битеннән юнәлтелде)
«Баскет-холл» баскетбол спорт корылмасы — «УНИКС» баскетбол клубының төп аренасы.
Ябык типтагы, күп функцияле бу заманча залда төрле дәрәҗәдәге спорт ярышлары һәм мәдәни чаралар уза. 2004 елда, мисал өчен, «Баскет-холл»да ФИБА-Европа лигасының «Дүртлек финалы» үткәрелә. Шулай ук «Баскет-холл»да нәфис гимнастика, волейбол һәм билбаулы көрәш буенча халыкара турнирлар уза. Моннан тыш, спорт корылмасында «A-ha», «Deep Purple» һәм «ДДТ» кебек билгеле рок-төркемнәр чыгыш ясады.
Сылтамалар
үзгәртү- Универсиада 2013 сайтында «Баскет-холл» баскетбол спорт корылмасы 2012 елның 27 октябрь көнендә архивланган.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|