Яңарыш (Төмән)

(«Яңарыш» (Төмән) битеннән юнәлтелде)

Яңарыш – татар телендә чыгучы Төмән өлкә газетасы. Беренче саны 1990 ел, 15 сентябрь көнне чыкты.

Яңарыш
Формат

иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

Төмән өлкәсенең матбугат һәм мәгълүмат сәясәте департаменты

Мөхәрир

Алсу Сәгыйтова

Нигезләнгән

1990

Тел

татар

Төп офис

Редакциянең адресы: Төмән, Шишкова ур, 6; хатлар язу өчен адресы 625002, Свердлов урамы, 2, а/я 5557. Тел:8 (3452) 69-57-60. E-mail:janartat@inbox.ru

Тиражы

3870


Веб-сайт: http://yanarish72.ru/

Газета фәкать язылу аша таратыла. атнага бер тапкыр 8 битлек булып чыга. Утыз елдан артык чыгып килгән газета төп урынны Тубыл, Вагай, Яркәү, Аромаш, Исәт, Төмән, Түбән Тәүде һ.б. районнарда яшәгән татарлар турындагы хәбәрләргә бирә. 2003-05 елларда өлкәнең «саз артында» яшәгән халыкның хәлләрен яхшыртуны күздә тоткан региональ хөкүмәт программасы алга куйган максатларга ирешсен өчен газета эшне үзенең даими контроле астына ала. Нәтиҗәдә Саз татарлары авыллары беренче тапкыр электр энергиясе белән тәэмин ителә башлаган. Балалар укысын өчен мәктәпләр каршында интернатлар ачылган.[1] 2008 елныСебер ханлыгына басып керүче Ярмакка Төмәндә Түре елгасы яры өстендә һәйкәл куйдырмауга үз өлешен кертә.

«Яңарыш» аша җирле каләм тибрәтүчеләрнең шигырьләре, саллы мәкаләләре, проза әсәрләре дөнья күрде һәм аның каршында «Әдәби Төмән» оешмасы барлыкка килде.

Чыга башлаган беренче көннән алып 15 ел буена газетага Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов мөхәрирлек итә. Тәҗрибәле журналист 1963 елга кадәр Тубылда чыккан «Ленин юлы» газетасында бүлек мөдире булып эшләгән. 2005 елны вафат булгач, аның урынына җәмәгате Алсу Сәгыйтова сайлана. Газетада иҗади хезмәткәрләр Гөлнур Вәлишина, Рәүфә Кангазина, Диләфрүз Фәхретдинова, Наилә Сәйфуллина, Тубылдагы корреспонденты Римма Өметбаева, корректор Нәсимә Ташбулатова хезмәт куя.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү