«Уң троцкиче милләтчеләрнең Совет хакимиятенә каршы оешмасы» эше

«Уң троцкиче милләтчеләрнең Совет хакимиятенә каршы оешмасы» эше — 1937-1938 елларда НКВД тарафыннан оештырылган гаепләү эше. Бер төркем кеше уң троцкичеләрнең инкыйлабка каршы оешмасында катнашуда, ТАССР халык хуҗалыгына корткычлык эшләүдә гаепләнәләр. Хөкемгә 8 кеше тартыла: Гали Ганиев, Зәки Гыймранов, Сәлах Атнагулов, Галимҗан Ибраһимов, Ибраһим Әмирханов, Гомәр Әлмөхәммәтев, Каюм Мәһдиев, Зәки Мөхсинев. 1937 елның 3, 16 аугысларында, 1938 елның 9 маенда һәм 9 ноябрендә Мәскәүдә уздырылган мәxкәмә утырышларында гаепләнүчеләр (төрмәдә үлгән Галимҗан Ибраһимовтан кала) үлем җәзасына хөкем ителә. Гаепләнүчеләр 1950 нче елларда ТАССРның Югары мәxкәмәсе тарафыннан акалана.