Мужик йокысы

(«Мужик йокысы» шигыре битеннән юнәлтелде)

«Мужик йокысы» - Габдулла Тукайның 1905 елда язылган шигыре, А.В.Кольцовның «Что ты спишь, мужичок?..» шигыреннән ирекле тәрҗемә.

Тарих үзгәртү

Шигырь «Фикер» газетасының 1905 елның 26 ноябрендә, 1 нче санында «Мөтәрҗим Габдулла Тукаев» дигән имза белән басылган. Беренче тапкыр шигырь «Габдулла Тукаев шигырьләре» дигән җыентыкка кертелә.

Фатих Әмирхан бу шигырь турында болай яза:

  ...«Мал юк дип зарланма, үзеңнән күр аны» дигән шигырьләрнең мәгънәләре берлә Россия җир тарихын вә сәясәтен белгән кешеләр канәгать итмәячәктер. Бу әсәр, мәсьәләгә иске нәзаре сәбәпле, Габдулла Тукаев шигырьләре арасында урын хаиз булырга тиеш түгел иде...
 

Каләмдәш дусларының чын күңелдән һәм яхшы ният белән әйткән хаклы тәнкыйтен кабул итеп, Тукай «4 нче дәфтәр»нең (ягъни, «Габдулла Тукаев шигырьләре»нең) икенче басмасында дүртенче ыстрафа булып килгән

Мал юк дип зарланма, -
Үзеңнән күр аны;
Чәч иген: җир яхшы, -
Алырсың дөньяны, -

дигән юлларны төшереп калдыра һәм моннан соң беркайчан да җыентыкларына кертми.

Чыганак үзгәртү

  • Габдулла Тукай. Әсәрләр / төзүчеләр һәм редакторлар: Гали Халит, Рашат Гайнанов, Рәис Даутов. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985. — Т. 1.