«И. А. Милютин йорты» музее

«И. А. Милютин йорты» музее (рус. Музей «Дом И. А. Милютина») — Череповец шәһәренең Собор тавындагы йорт. Әлеге йорт — ХIХ гасыр башында Череповец шәһәрендә 46 ел давамында шәһәр башлыгы вазыйфасын башкарган Иван Андреевич Милютинның йорты. Музей экспозициясе монда килүчеләрне шәһәр башлыгының көнкүреше, тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштыра.

«И. А. Милютин йорты» музее
Нигезләнү датасы 2006
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Череповец
Входит в состав списка памятников культурного наследия Культурное наследие России/Вологодская область/Череповец[d]
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d][1]
Ирешү площадь Революции, 1
Карта
 «И. А. Милютин йорты» музее Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

XIX гасырда 46 ел буенча Череповец шәһәрендә шәһәр башлыгы булып эшләгән И. А. Милютинның дача йорты яңа типтагы утарбулып тора һәм XIX гасырның соңгы чиреге — ХХ гасыр башында сәнәгать һәм мәдәниятнең күтәрелеше турында сөйли. Йорт Шексна елгасының биек матур ярында Воскресенский собордан көнбатыштарак урнашканн.

2006 елның 4 ноябрендә «И. А. Милютин йорты» музее килүчеләр өчен һәм тарихны һәм борынгы истәлекләрне сөючеләр өчен үзенең ишекләрен ачкан.

Музей биналары һәм корылмалар үзгәртү

 
Музейга үзәк керү юлы
 
Төп керү юлы

Йорт XX гасыр башындагы сызмалар буенча шәһәр башлыгының аерым йорты урынында яңадан торгызылган. Милютинның ул вакыттагы йорты безнең көнгә кадәр сакланмаган. Советлар Берлеге вакытында бу йортта коммуналь фатирларда кешеләр яшәгән булган. Төзүчеләр һәм реставраторлар йортның төзелеш үзенчәлекләрен сакларга тырышкан, тышкы бизәлеше һәм эчке реставрацияләү эшләре бик үзенчәлекле башкарылган һәм уникаль булып тора[2].

Йорт ике катлы — аскы каты таштан, ә өскесе агачтан эшләнгән. Беренче катта кабул итү, ир-ат кунаклар бүлмәләре, матур зал, хатын-кыз кунаклар бүлмәсе, буфет-ашханә, будуар, Иван Андреевич Милютинның мемориаль бүлмәсе бар. Икенче катта түр зал, аннан балконга чыгарга мөмкин булган, эш кабинеты һәм хуҗаның йокы бүлмәсе урнашкан. Подвалында "Шәраб базы" музее өчен экспозиция булдырылган һәм кулланышка кертелгән[3].

Экспозициясе үзгәртү

 
Интерьер

Йорт-музейның экспозициясе «Шәһәр башлыгы И. А. Милютинның тормышы һәм эшчәнлеге» дип атала. Бүлмәләрдә Милютин гаиләсенең төрле документлары, фотографияләре, китаплары, шәхси әйберләре куелган.

Һәр елның апрелендә Череповец каласында Милютин көннәре оештырыла. Аның кысаларында музейга килүчеләрнең игътибарын Иван Андреевич Милютинның җәмәгать эшчәнлегенә юнәлдерүче яңа күргәзмәләр күрсәтелә, гыйльми конференцияләр үтә, актив рәвештә архив материаллары халыкка җиткерелә. Йорт-музейга килүчеләрне хуш исле чәй һәм яңа пешкән тәмлекәчләр көтә. ХIХ гасырның рецептлары буенча тәмле кесәл кайнатыла һәм килүчеләрне төрле гастрономия экскурсияләре үзенә җәлеп итә. «Борынгы мәктәп»нең мастер-класслары элекке счетларны кулланырга, кара һәм перолы ручкалар белән язып-сызып карарга мөмкинлекләр бирә[4].

Музейда шулай ук әдәбият һәм музыка кичәләре оештырыла, шәһәр һәм өлкә рәссамнары һәм шагыйрьларе белән очрашулар үткәрелә. Музей коллективы бирегә килүче кешеләргә сәудәгәрләр көнкүреше белән бәйле бәйрәмнәр оештыра һәм аларга тарихи интерьерларда фотосурәткә төшү мөмкинлеге бирә[5].

Әдәбият үзгәртү

Искәрмә үзгәртү

  1. Решение исполнительного комитета Вологодского областного Совета народных депутатов № 586 от 19.11.1987
  2. Музей, который дом. 2020-11-07 тикшерелгән.
  3. Музей Милютина | Туризм в Вологодской области. 2020-11-07 тикшерелгән.
  4. ЧерМО | МУЗЕЙ «‎ДОМ И.А. МИЛЮТИНА». 2020-11-07 тикшерелгән.
  5. Музей «Дом И. А. Милютина» — Череповец, пл. Революции, д. 1. Подробная информация о музее: расписание, фото, адрес и т. д. на официальном сайте Культура.РФ. 2020-11-07 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү