Градусы

(«Градусы» битеннән юнәлтелде)

«Градусы» (Градуслар) — Ставрополь шәһәре поп-төркеме.

Тарих үзгәртү

«Градусы» төркеме 2008 елда барлыкка килә, аның элек төрле музыкаль коллективлар составында булган катнашучылары, бергә җыела. Роман Пашков һәм Руслан Тагиев (GJ BAKS) "Режиссер", (7:00), "Время моё", "Радио Дождь" җырларын язалар. Соңрак аларга басист Дмитрий Бахтинов һәм барабанщик Виктор Голованов килеп кушылалар.

Беренче концертны төркем "Градус 100" исеме белән, ай ярым актив репетицияләрдән соң, 2008 елның 29 маенда да үткәрә.

2009 елның көзендә чыккан "Режиссер" җыры күп радиостанцияләрдә куела һәм хит-парадларда (чартларда) югары урыннарга лаек була.[1] 2009 ел нәтиҗәләре буенча, Русияның иң күп иңдерелүче санлы сингллар чартында 6 нчы урын ала.[2] Шулай ук җыр Рәсәй радиочартында беренче урынга лаек булды.[3]

Төркемнең икенче синглы - "Кто ты" - 11 урынга кадәр җитте. 2010 елның 18 июнендә җыр санлы синглларның Рәсәй чартында 2 урында булды.[4].[5].

Төркемнең "Я больше никогда" сингллар арасында 9 нчы урынга эләкте [6].

2011 елның 3 мартында төркемнең "ГРАДУСЫ" "ГОЛАЯ" төркеме чыкты. Пластинкага 11 композиция кергән.

Төркем составы үзгәртү

  • Руслан Тагиев - вокал
  • Роман Пашков - вокал
  • Арсен Бегляров - гитара
  • Виктор Голованов - бәрмәләр
  • Дмитрий Бахтинов - бас-гитара.

Бүләкләр һәм премияләр үзгәртү

2010 елда "Градусы" төркеме Муз-ТВ премиясенең "Ел прорывы" һәм "Иң яхшы җыр" номинацияләрендә номинант булды.[7]"Градусы" "Режиссёр" өчен "Алтын граммафон" музыкаль премиясен алды.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ТОП-15 — Топ свежего радио — Свежее радио(үле сылтама) (рус.)
  2. «2M» — Итоги 2009: Россия — цифровые треки 2013 елның 31 декабрь көнендә архивланган. (рус.)
  3. Основные параметры ротации трека на радиостанциях, работающих в системе TOPHIT.RU 2014 елның 16 июль көнендә архивланган. (рус.)
  4. [Основные параметры ротации трека на радиостанциях, работающих в системе TOPHIT.RU (рус.), archived from the original on 2016-12-24, retrieved 2011-03-22  Основные параметры ротации трека на радиостанциях, работающих в системе TOPHIT.RU (рус.)]
  5. «2M» — Россия Top 25 >> 23-2010 2013 елның 13 гыйнвар көнендә архивланган. (рус.)
  6. Lenta.ru: Музыка: Шансон атакует (рус.)
  7. Группа «Градусы»(үле сылтама) (рус.)

Сылтамалар үзгәртү