Акмулла (журнал)

(«Акмулла» журналы битеннән юнәлтелде)

«Акмулла» журналыТроицк шәһәрендә 1911-1916 елларда чыккан рәсемле юмористик журнал. Исеме казах, татар һәм башкорт халкының уртак шагыйре Мифтахетдин Акмулладан алынган.

«Акмулла»
Tөр

рәсемле юмористик журнал


Нәшер итүче

Хәбибрахман Ганиев

Нигезләнде

1911

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1916

Төп офис

Троицк

Тарих үзгәртү

Беренче саны 1911 елның 15 июлендә басыла. Нашире һәм иң беренче мөхәрире Хәбибрахман Ганиев була. Беренче елларында журнал чыгару эшен «Чала татар» тәхәллүсе белән язучы Әкрам Галимов алып бара. 1913 елда ул вафат булгач, Шәехзадә Бабич, М.Бөдәйли, Җ.Юмаев, Х.Искәндәрoвләрнең эшләре күренә.

Журнал киң татар җәмәгатьчелегендә абруй казана алмый һәм 1916 елның 29 гыйнварында, 51 нче саны чыкканнан соң, эше бөтенләй туктала.

Чыганак үзгәртү

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «Акмулла» // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.