Әл-Мөнбәр (газета)

(«Äl-Mönbär» gäcite битеннән юнәлтелде)

«Әл-Мөнбәр» газетасы 1917 елда Петроградта (Санкт-Петербург) чыккан татар милли-дини газетасы. Ул ислам дөньясы һәм бигрәк тә, Төркия турында күп яза.

«Әл-Мөнбәр»
Tөр

милли-дини газета

Формат

4 битле


Нәшер итүче

«Әманәт» ширкәте

Нигезләнгән

1917

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1918 ел

Төп офис

Петроград

Тарих үзгәртү

Беренче саны 1917 елның 24 декабрендә, «Әманәт» ширкәте типографиясендә басыла. Аның барлык саннары да шул ширкәт матбагасында нәшер ителә. Гәзит атнага бер тапкыр, 4 битле булып чыга. Һәр санында диярлек бик озын һәм имзасыз язылган өч-дүрт сәяси мәкалә урнаштырылган була.

Газетаның гомере кыска була, ул 1918 ел башында ябыла. Нашире — «Әманәт» ширкәте мөхәррире Муса Бигиев, актив язышучылары исә — Кәрим Сәгыйд һәм Әхмәт Таҗетдин.

Чыганак үзгәртү

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «ӘЛ-МӨНБӘР » // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.