Радик Сәлахов

билбаулы көрәш буенча спорт мастеры

Радик Сәлахов, Радик Сирен улы Сәлахов (1993 елның 11 декабре, РФ, ТР, Зәй районы, Сармашбаш) ― авыр үлчәм (130 кг) категориясендә көрәшче, төрле ярышларда берничә тапкыр җиңүче. Татарстан чемпионы (2014, 2017, 2018, 2020, 2022, 2023), Россия чемпионы (2015, 2022, 2023), билбау көрәше буенча дөнья чемпионы (2022, 2023).[1] ХXIII Федераль Сабан туе батыры (2023) [2], III Халыкара шахтерлар Сабан туе батыры (2023), [3] билбау көрәше буенча спорт мастеры.

Радик Сәлахов
Туган телдә исем Радик Сирен улы Сәлахов
Туган 11 декабрь 1993(1993-12-11) (30 яшь)
РФ, ТР, Зәй районы, Сармашбаш
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы РФ
Һөнәре көрәшче
Ата-ана
  • Сирен Сәлахов (әти)
Бүләк һәм премияләре РФ чемпионы
ТР чемпионы
дөнья чемпионы
спорт мастеры
Сайт Радик Салахов

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1993 елның 11 декабрендә[4] Татарстанның Зәй районы Сармашбаш авылында туган. Әтисе ― татар көрәшенә ике батыр егет үстереп биргән көрәшче Сирен Сәлахов (2020 елда вафат). Энесе Рөстәм, Әлмәт командасы көрәшчесе. [5]

Алты яшеннән келәмдә. Туган авылында унбер еллык мәктәпне тәмамлап, аннары Түбән Камада нефтехимия көллиятендә (Н. В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте) белем алгач, Зәйгә кайта. Ике еллап Зәйдә яши, эшли һәм Әлмәт якларыннан яхшы тәкъдим килгәч, Әлмәт командасы өчен чыгыш ясый башлый.

Зәй, Түбән Кама, Әлмәт, хәзер Лаеш районы спорт командалары өчен чыгыш ясый. Тренерлары: әтисе Сирен Сәлахов,[6] Ильяс Билалов, Рүзил Ганиев.

Гаилә хәле: 23 яшендә өйләнгән.[7]

Спорт уңышлары үзгәртү

  • 2011 ― билбау көрәше буенча Россия чемпионаты (Уфа) ― яшүсмерләр арасында алтын медальгә лаек (80 кг нан артык үлчәмдә) [8]
  • 2011, 2014, 2018 ― Зәй Сабан туенда абсолют батыр[9]
  • Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына ярышлар җиңүчесе [10]
  • 2018 ― Р. Ш. Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча республика турниры ― җиңүче (130 кг; Зәй районы өчен чыгыш ясаган)
  • 2018 ― билбау көрәше буенча Россия чемпионаты (Зәй) – 3нче урын (100 кг нан авыррак үлчәмдә) [11]
  • 2019 ― келәмдә артык хисле булганы өчен бер елга ярышлардан читләштерелә [12]
  • 2014 (90 кг), 2017, 2018, 2020, 2022 ― Татарстан чемпионаты ― 130 кг үлчәүдә җиңүче [13]
  • 2021 ― Питрау Сабан туе (Мамадыш районы, Җөри) абсолют батыры [14]
  • 2021 ― «Манзара» турнирының абсолют җиңүчесе (Әлмәт районы өчен чыгыш ясаган) [15] [16]
  • 2015 (90 кг), 2022 (130 кг) ― «Ватаным Татарстан» республика газетасы оештырган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча республика ярышлары ― шәхси беренчелектә җиңүче [17]
  • 2022 ― Әлмәт Сабан туеның абсолют батыры [18]
  • 2023 ― Татарстанның атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә багышланган корәш буенча республика ярышлары (Түбән Кама) ― җиңүче (130 кг; Лаеш районы өчен чыгыш ясаган) [19]
  • 2022, 2023 ― билбау көрәше буенча Россия чемпионаты – җиңүче (130 кг)[20][21]
  • 2022, 2023 ― билбау көрәше буенча дөнья чемпионы (130 кг), абсолют авырлык категориясендә чемпион [22][23]
  • 2023 ― ХXIII Федераль Сабан туе батыры[24]
  • 2023 ― Киров өлкәсе Сабан туе (Малмыж) батыры. Татарстан Рәисеннән бүләк итеп «Лада Гранта» автомобиле тапшырылган.[25]
  • 2022, 2023 ― Питрау Сабан туе (Мамадыш районының Җөри авылы) абсолют батыры. 2023 елның абсолют батырына 500 мең сум акча бирелгән. [26]
  • 2023 – Көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Казан) җиңүчесе (130 кг үлчәү авырлыгында)[27]
  • 2024 – герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесе җиңүчесе (130 кг үлчәү авырлыгында)[28]
  • 2024 ел — Көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Казан, 6-7 март) — 130 кг авырлык категориясендә — 1нче урын (Зәй)[29].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Константин Кякинен. Абсолютным чемпионом мира по борьбе корэш стал Радик Салахов. АиФ Казань, 27.06.2022(рус.)
  2. Рузилә Мөхәммәтова. Кемеровода узган Федераль Сабан туенда Татарстан егете Радик Сәлахов батыр калды. Татар-информ, 1.06.2023
  3. Радик Сәлахов – ХXIII Федераль Сабан туе батыры. БТК, 1.06.2023,
  4. Путь Радика Салахова к чемпионскому титулу. Манзара Вконтакте, 19.01.2021
  5. Батыр Радик Сәлахов: «Җиңүем дога булып барсын». Матбугат.ру, 29.12.2020
  6. Как воспитать настоящих чемпионов, рассказал известный заинский тренер. Новости Заинска, 4.02.2017(рус.)
  7. Энҗе Габдуллина. «Манзара» батыры Радик Сәлахов: «Көрәшүемә хатыным каршы иде». Интертат, 9.03.2021
  8. Борцы Татарстана по «Корэш» – победители Чемпионата и Первенства России 2011.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан(рус.)
  9. Традиционный национальный праздник «Сабантуй-2014» прошел в Заинском муниципальном районе.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан
  10. радик салахов борец биография
  11. В Заинске завершился чемпионат России по борьбе на поясах.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан
  12. Матбугат.ру
  13. Во Дворце единоборств «Ак Барс» завершился чемпионат Республики Татарстан по корэш.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан
  14. На Питрау-2022 выбрали абсолютного батыра и кряшенскую красавицу. Бизнес-Онлан, 17.07.2022(рус.)
  15. Радик Салахов – абсолютный победитель Турнира по Корэш «Манзара-2021». Татарлар.Инфо, 2021(рус.)
  16. Радик Салахов – абсолютный победитель премии «Манзара-2021».(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан
  17. Результаты выступлений спортсменов на республиканских соревнованиях по корэш.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан
  18. Катерина Машенцева. Батыром-2022 в Альметьевске стал Радик Салахов. ЮВТ-24, 11.06.2022(рус.)
  19. Определились победители республиканских соревнований по корэш.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан
  20. Во Дворце единоборств «Ак Барс» прошел чемпионат России по корэш.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан
  21. Определились победители и призеры чемпионата России по поясной борьбе корэш.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан
  22. Борцы Республики Татарстан завоевали 14 медалей на чемпионате и первенстве мира по корэш.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан
  23. В Богатых Сабах подвели итоги чемпионата и первенства мира по корэш.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан
  24. Бүген җиңгән машинам ― тугызынчысы! Радик Сәлахов ― ХXIII Федераль Сабан туе батыры. БТК, 1.06.2023
  25. Зилә Мөбәрәкшина. Радик Сәләхов Киров өлкәсе Сабан туе батыры булды. Татар-информ, 2.-07.2023
  26. Фрида Вәлитова. “Питрау – 2023” туган җирне, күңел матурлыгын һәм батырларны данлады. «Туганайлар», 17.07.2023
  27. Энҗе Габдуллина. Көрәш буенча Татарстан чемпионнары билгеле. Татар-информ, 25.11.2023
  28. Энҗе Габдуллина. Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының 2024 елгы җиңүчеләре билгеле. Татар-информ, 3.02.2024
  29. Энҗе Габдуллина. Көрәш буенча Татарстан беренчелегенең быелгы җиңүчеләре билгеле. Татар-информ, 7.03.2024

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү