Питрау бәйрәме яки Петр һәм Павел көне (рус. Петров день - Петр көне сүзтезмәсеннән) - керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме.

Питрау күренеше

Питрау ул – табигатьне олылау. Аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.

Бу бәйрәм Татарстанның керәшеннәр яшәгән барлык өлкәләрендә дә үткәрелә. Ул һәр елны 12 июль көнне билгеләп үтелә.

Питрау – ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре, барлык авырулардан файдалы диләр. Шуңа күрә иртәнге якта басу- кырлардан, урманнардан җыеп кайтылган кыр чәчәкләре белән өй эчен, капка һәм коймаларны бизәгәннәр. Бу гадәт бүген дә сакланган. Бер- берсенә кунакка йөрешкәннәр.

«Свято(үле сылтама) Петра і Павла». Украина маркасы, 2005

Яшьләр төнне болында, кырда, урман аланында күңел ачып үткәргәннәр, төрле уеннар уйнаганнар. Бу “Кояш каравыллау “ дип аталган. Җыр-биюләр белән бергә төрле уен, ярыш- бәйгеләр үткәрелә. Мәйданда спорт уеннары ( армспорт, гер күтәрү, көрәш), утын яру һәм кисү, себерке бәйләү, “Питрау такыясе” үрү, “Питрау букеты ” төзү, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, су ташу һ.б. уеннар оештырыла. Иң кульминацион вакыты – “ Питрау чибәре“ сайлау. Питрау учагы да бәйрәмнең бер бизәге булып тора. Аны “ Питрау чибәре“ кабыза. Ә инде учак янында кичке әйлән-бәйлән уены башлана.

Башка исемнәр үзгәртү

рус. Пётр-Павел, Петрок, Петры и Павлы, Петров день — разговенье, Петровки, Праздник солнца, Ярилин день, Петры-рыболовы, Рыболов, Облупа, Навозница, Петраки; белар. Пятро, Пэтроў дзень, Пятро-Павел, Пятрок, Паўлюк, Павел, Пятры; полес. Петра, Петро, Петров день, Петро и Павел, Петрок, Петро-павло, Петрочек; укр. Петрів день[1], Пе́тра, Петро-Павло[2], Петропавлов день, Петра і Павла, Петра, Свято Петра й Павла; серб. Петровдан; болг. Петровден, польск. Piotra i Pawła, чех. Sv. Petr a Pavel.

Бәйрәмне билгеләү үзгәртү

Изге Димитрий Ростовский нигезендә, апостол Павелның үлеме йә апостол Петрның үлеменә туры килә, йә аның үлеме апостол Петр үлеменнән соң бер ел үткәч була.

Бу бәйрәмне шулай ук 258 елның 29 июнендә Римда узган Петр һәм Павел апостолларының калдыкларын күчерү белән бәйлиләр. Вакытлар узу белән, әлеге вакыйганың эчтәлеге югала, 29 июнь көне изге Петр һәм Павелның уртак газап көне буларак карала башлый[3].

Апостоллар славяннар күзаллавында үзгәртү

Славян традицияләрендә Пётр һәм Павел еш кына бердәм образда чыгыш ясарга мөмкин булган парлы персонажлар (Кузьма һәм Демьян, Флор һәм Лавр) булалар: Пётр-Павел, Петро-Павло, Петропавля. Болгарлар аларны туганнары, кайчагында хәтта игезәкләр дип санаган һәм аларның апасы — Изге Елена яки Изге Мария диеп уйлаган. Серб риваяте буенча, «православие һәм католик динен аеру апостоллар ызгышыннан соң булган: Петр үзен православный дип игълан итте, ә Павел католик булуын әйтте». Славяннар күзаллавында Петр һәм Павел, оҗмах ачкычларын саклаучылар ролендә чыгыш ясый. Болгарлар шулай ук изге Петрны алтын җәннәт агачын саклаучы дип саный.

Рус халкының традицион дөньяга карашында апостол Петр иң хөрмәтле изгеләр рәтенә керә.

Гуцуллар арасында Изге Петр җирнең ачкычларын ел буе саклый һәм бары яз көнне генә аны изге Юрий ала, дигән ышаныч бар иде; Питрау көнендә ачкычлар кабат Петр янына кайта һәм көз җитә[4].

Әйтемнәр һәм сынамышлар үзгәртү

  • Питрауда кояш уйный (Тула губернасы)
  • Питрау көненнән кызыл җәй, яшел печән
  • Дворян каны Питрау көнендә дә туңачак[5].

Шулай ук карагыз үзгәртү


Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Петрів день — Українська народна пісня 2018 елның 16 март көнендә архивланган. (proridne.com)
  2. Народні прикмети. Липень (страдень) 2014 елның 31 октябрь көнендә архивланган. (kasner.kiev.ua)
  3. День памяти свв. первоверховных апостолов Петра и Павла… на сайте «Православие и мир»
  4. [1]
  5. [2]