Айвар Билалов

спортчы, тренер (Әлмәт, Татарстан, Россия)

Айвар Билалов, Айвар Ильяс улы Билалов (1990 елның 5 июне, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Әлмәт) – спортчы (көрәшче) һәм тренер, Россиянең спорт мастеры (2014), милли көрәш буенча 80 кг һәм аннан югарырак авырлыкта унике тапкыр Татарстан чемпионы, дүрт тапкыр Россия чемпионы, бер тапкыр дөнья чемпионы (2015).

Айвар Билалов
Туган телдә исем Айвар Ильяс улы Билалов
Туган 5 июнь 1990(1990-06-05) (33 яшь)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Әлмәт
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре спортчы (милли көрәш), тренер
Бүләк һәм премияләре Россиянең спорт мастеры - 2014

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1990 елның 5 июнендә Татарстан АССРның Әлмәт шәһәрендә туган. Әти-әнисе Лениногорск районы Иске Иштирәк авылыннан[1].

Урта мәктәптән соң, «оешма менеджменты» белгечлеге буенча Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтын тәмамлаган (2012). 2007 елдан башлап, «Әлмәтнефть» НГДУ спорт-иҗтимагый үзәгендә физик әзерлек буенча тренер- инструктор вазыйфасын башкара, яшүсмерләрне көрәшче итеп тәрбияли[1].

Көрәш үзгәртү

Айварның бабасы, әтисе, абыйсы Артур ― барысы да көрәшчеләр. Яшьтән үк тренеры – әтисе СССРның спорт мастеры Ильяс Билалов. Балачактан аның көрәшен карап үсә, техник алымнарын үзләштерә. Олылар категориясендә көрәшә башлагач, РФ атказанган тренеры Салават Йосыпов кул астында шөгыльләнә, Әлмәт командасы өчен көрәшә. Айдар Гыйлаев, Ильяс Галимов (1976―2020), Айдар Хәйретдинов, Илнар Әхмәтҗанов кебек көрәшчеләрне үзенә үрнәк итеп куя. Еллар буе тренировкаларны калдырмыйча йөри, атнасына сигезәр тапкыр тренировкага бара, спортзалга көненә икешәр тапкыр барган вакытлары да күп була. Олылар арасында 80 кг белән бил алыша башлый, 100 кг белән туктый. 2016 елда аяк сеңерен өздереп, бер елга спорт карьерасын туктатып тора. 2017 елда келәмгә кайтып, 100 кг авырлыкта Татарстан, Россия чемпионатларын ота. Шуннан соң спорт карьерасын тәмамлый[1].

Уңышлары үзгәртү

  • 2002-2007 ― яшьләр арасында милли көрәш буенча Татарстан беренчелеге җиңүчесе
  • 2005-2006 ― милли көрәш буенча ТР Президенты Кубогы җиңүчесе
  • 2006-2007 ― яшьләр арасында милли көрәш буенча Россия беренчелеге җиңүчесе
  • 2009-2014 ― унике тапкыр Татарстан чемпионы. 2009 елда Татарстан чемпионатында, данлыклы көрәшчеләр Раил Нургалиев белән Ринат Хәйретдиновны отып, 80 кг авырлыкта батыр калган.
  • 2012, 2014, 2015[2]Муса Җәлил истәлегенә республика турниры җиңүчесе
  • 2009, 2011, 2013, 2014, 2015[3], 2017[4] ― милли көрәш буенча Россия чемпионы
  • Ике мәртәбә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган ярышларда җиңгән
  • 2015 ― милли көрәш буенча дөнья чемпионы[5]
  • 2022 ― Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу Кубогына «Көрәш» буенча Бөтенроссия турниры (Яр Чаллы) ― 105 кг авырлыкта 1нче урын[6]

Күп кенә Сабантуйларда абсолют батыр калган, мәсәлән, Самар шәһәре Сабан туенда ак төстәге «ВАЗ-2014» автомобиле белән бүләкләнгән[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән, хатыны белән бер кыз, ике ул үстерәләр. Яраткан шөгыле – тауларда, урманда мотоциклда йөрү. Футбол уйный, Әлмәтнең «Медина» командасы составында (һөҗүмче) футбол буенча чемпионатларда катнаша[9].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Лилия Йосыпова. «Тәүге тапкыр 7 яшемдә чемпион калдым». Ирек мәйданы, 4.08.2022, № 30 (620), 10нчы бит
  2. Альметьевские борцы курэш снова лучшие в Татарстане. Знамя труда, 18.02.2015
  3. Куреш в Казани. Мечты сбываются. 2022 елның 7 август көнендә архивланган. Реальное время, 21.11.2015
  4. Альметьевский борец стал чемпионом России по национальной борьбе корэш. KazanFirst, 13.12.2017
  5. Алсу Гатауллина. Глава Альметьевского района встретился с победителями и призерами чемпионата мира по борьбе курэш. Татар-информ, 24.11.2015
  6. В Набережных Челнах состоялся Всероссийский турнир по татарской борьбе «Көрәш» на Кубок 1100-летия принятия Ислама. «Дуслык», 29.03.2022
  7. Приказ Министерства спорта РФ № 78-нг от 28.06.2015 «О присвоении спортивного звания "Мастер спорта России"» 2022 елның 7 август көнендә архивланган.(рус.)
  8. Благодарственное письмо МДМСиТ РТ
  9. Билалов Айвар — Медина — Альметьевск — Goalstream

Әдәбият үзгәртү

  • Лилия Йосыпова. «Тәүге тапкыр 7 яшемдә чемпион калдым». Ирек мәйданы, 4.08.2022, № 30 (620), 10нчы бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү