Мөслим (Мөслим районы)

һәм

Мөслим
Нигезләнү датасы 1748
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Мөслим районы[1] һәм Мөслим авыл җирлеге[1]
Административ-территориаль берәмлек Мөслим авыл җирлеге[1], Мөслим районы һәм Мөслим районы
Почта индексы 423970
Карта
 Мөслим Викиҗыентыкта

Мөслим авылы - Татарстан Республикасы Мөслим районының үзәге. Казаннан 319 чакрым, Бөгелмәдән 110 чакрым, Чаллыдан 75 чакрым ераклыкта, Ык елгасы буенда урнашкан.

Тарих үзгәртү

Авыл урыны 1748 елдан бирле билгеле. 1920 елга кадәр Уфа губерниясе Минзәлә өязе Ирехтин волостенә керә. 1920 елдан соң ТАССРның Минзәлә кантонында була, 1930 елның 10 августында Мөслим районы төзелгәч, аның үзәгенә әйләнә. 1963 елның 1 февраленнән 1965 елның 12 гыйнварына кадәр Сарман районы составында була. Хәзер яңадан Мөслим районы үзәге.

1986-1991 елларда Мөслим шәһәр тибындагы поселок статусын йөрткән.

Сәнәгать үзгәртү

Авылда сөт комбинаты, ипи пешерү һәм кирпеч заводлары, ашлык кабул итү ширкәтләре эшли.

Атаклы урыннар үзгәртү

  • Бакча урамы, Хафиз Фәизов йорты. 19 гасыр архитектурасы, таш, агач ике катлы йорт. 19 гасыр милли архитектура истәлеге.
  • Октябрь урамы, 28. Мәчет. 1990 ел. Хәзерге заман милли культура архитектура истәлеге.
  • Пушкин урамы.31. Мәктәп бинасы, 1901 ел. 4 класслы җәдид методы белән Мөхәммәтхарис Фәизов укыткан бина.
  • Ленин һәйкәле,
 
Туган як тарихы музее

Мәгариф үзгәртү

 
Балалар сәнгать мәктәбе
 
Политехник техникум
 
Лицей

Авылда Мөслим политехника техникумы (2017―2019 елларда Сарман аграр көллиятенең филиалы), Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәп, лицей, гимназия, мәктәптән тыш эш үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли[2].

Мәдәният үзгәртү

Дин үзгәртү

Танылган шәхесләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү