Зур Эт йолдызлыгы

Зур Эт йолдызлыгы (лат. Canis Major) — көньяк ярымшардагы йолдызлык, Орионнан көньяк-көнчыгышта урнаша; күк йөзенең иң якты йолдызы Сириусны эченә ала. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары декабрьгыйнвар айларында була. Россиянең үзәк һәм көньяк өлкәләрендә күренә.

Зур Эт
Зур Эт
Зур Эт

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Canis Major
(иял. к.: Canis Majoris)
Кыскартма CMa
Нигез Эт
Туры калкулык 6h 07m тан
7h 22m кача
Авышлык −33° тан
−11° кача
Мәйдан 380 кв. градус
(43 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары

юк

Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +57° тан −90° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — декабрьгыйнвар.

Йолдызлар үзгәртү

Зур Эт αСириус (лат. Sirius, бор. грек. Σείριος — «якты» яки «эссе көн»), −1,46m йолдызча зурлыктагы йолдыз. Җирдән 8,6 яктылык елы ераклыкта урнаша һәм аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 23 тапкып артыграк. Шуңа күрә ул күк йөзендә иң якты йолдыз булып тора.

Зур Эт βМирзам (гарәп. مرزمмирзам — «өндәүче» яки мурзим — «бәй», рус. Мирцам) — +1,98m күренмә йолдызча зурлыктагы аклы-күкле якты зур йолдыз. Җирдән якынча 500 яктылык елы ераклыкта тора.

Зур Эт γМөхлифәйн (гарәп. محلفينмөхлифәйн — «этнең күзе», рус. Мулифен) — +4,11m күренмә йолдызча зурлыктагы аклы-күкле якты зур йолдыз. Җирдән якынча 402 яктылык елы ераклыкта тора.

Зур Эт δВәзен (гарәп. وزنвәзн — «авырлык»[1], рус. Везен) — йолдызлыкның яктырыш буенча өченче йолдыз. Бу +1,83m күренмә йолдызча зурлыктагы сарылы-аклы үтә зур йолдыз. Җирдән якынча 1800 яктылык елы ераклыкта тора.

Зур Эт εГазараэ (гарәп. العذارىәл-‘әҙара’ — «гыйффәтле кызлар»[2], рус. Адара) — +1,51m күренмә йолдызча зурлыктагы күк якты зур йолдыз. Җирдән якынча 430 яктылык елы ераклыкта тора. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 20 000 тапкыр артыграк, ә өслегенең температурасы 25 000 К тәшкил итә.

Зур Эт ζФуруд (гарәп. فردфуруд — «ялгыз», «аерылган»)— +3,02m күренмә йолдызча зурлыктагы куш йолдыз. Җирдән якынча 336 яктылык елы ераклыкта тора. Зур Эт ζ Aбаш эзлеклелектәге аклы-күкле йолдыз үзенең күренмәс иптәше Зур Эт ζ B белән гомуми масса үзәге тирәсендә 675 көн эчендә әйләнеп чыгалар.

Зур Эт ηӘлгазраэ (гарәп. العذرةәл-‘әҙра — «гыйффәтле кыз»[3], рус. Алудра) — +2,45m күренмә йолдызча зурлыктагы күк үтә зур йолдыз. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 300 000 тапкыр артыграк, ә өслегенең температурасы 22 000 К тәшкил итә.

Зур Эт VY — бәлки иң зур һәм иң якты йолдызлардан берсе йолдыз, гадәттән тыш зур йолдыз. Аның радиусы 1420 Кояшныкына (≈17–19 а.б.) тигез, әмма массасы зур түгел — 30–40 Кояшныкы. Шуңа күрә аның тыгызлыгы гадәттән тыш түбән һәм 0,000005–0,00001 кг/м³ тәшкил итә. Җирдән 5000 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Әл-Газараэ яки «Гыйффәтле Кызлар» йолдызлар төркеме үзгәртү

Мөхәммәд әл-Әхсаси әл-Мөвәккыйт якынча 1650 елда тәмамланган зайичәсендә Зур Эт εӘүвәл әл-Газраэ (Беренче Кыз), ο² — Сани әл-Газраэ (Икенче Кыз), δСалис әл-Газраэ (Өченче Кыз), ηРабигъ әл-Газраэ (Дүртенче Кыз)[4] гарәп исемнәре йөртәләр, ә берлектә — әл-Газараэ (Гыйффәтле Кызлар).

Тарих һәм исемнәр үзгәртү

Зур Эт — борынгы йолдызлык, эткә охшаган якты йолдызлар төркеме Сириус йолдызы тирәсендә оешты. Борынгы греклар карашлары буенча бу Орионның яки Икарийның эте. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. κύων («эт») сүзене Кәлбеләкбәр (гарәп. الكلب الأكبرәл-кәлб әл-әкбәр — «зур эт»[5]) сүзләре белән тәрҗемә иткән[6].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Вәзен — үлчәү. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 55.
  2. Газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 67.
  3. Газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
  4. Әүвәл — беренче; сани — икенче; салис — өченче; рабигъ — дүртенче; газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
  5. Кәлб — эт; әкбәр — өлкәнрәк, иң бөек, иң өлкән, иң зур, иң дәү. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
  6. Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 184.