Орион йолдызлыгы

Орио́н йолдызлыгы (шулай ук Көянтә йолдызлыгы; лат. Orion) — күк йөзенең экватор йолдызлыгы. Бу йолдызылыкта 0 нчы дәрәҗә зурлыктагы ике йолдыз, 2 нче дәрәҗә — 5 йолдыз, 3 нче дәрәҗә — 4 йолдыз бар, өстәвенә кайберләре үзгәрмә йолдызлар булып торалар.

Орион
Орион
Орион

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Orion
(иял. к.: Orionis)
Кыскартма Ori
Нигез Орион
Туры калкулык 4сәг 37мин тан
6сәг 18мин кача
Авышлык −11° тан
+22° 50′ кача
Мәйдан 594 кв. градус
(26 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +79° тан −67° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — гыйнвар.

Йолдызлар үзгәртү

Орион αБителҗәүза (гарәп. ابط الجوزاءибт әл-җәүза’ — «Бәйленең култык асты»[1][2], монда «Бәйле» астында Орион күздә тотыла; рус. Бетельгейзе), ярымдөрес үзгәрмә йолдыз, аның ялтыравы +0,2 дән +1,2 гә кадәр үзгәрә һәм уртача +0,7 тигез. Бу астрономларга мәгълүм булган иң зур йолдызлардан берсе йолдыз Җирдән 643 ± 146 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Бителҗәүза Кояштан якынча 140 000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан якынча 1180 тапкыр зуррак.

Орион βРиҗел (гарәп. رجل الجبارриҗл әл-җәббар — «Орионның аягы»[3]; рус. Ригель), +0,18 йолдызча зурлыктагы аклы-күкле үтә зур йолдыз. Бу йолдыз якынча 773 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Риҗел Кояштан 85 000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 78 тапкыр зуррак.

Орион γБеллатрикс (лат. Bellātrix — «сугышчы хатын»), +1,64 йолдызча зурлыктагы аклы-күкле үтә зур йолдыз. Беллатрикс Кояштан 4000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 5,7 тапкыр зуррак. Ә өслегенең температурасы 21500 К тигез.

Орион δМинтака (гарәп. منطقةминтақа — «билбау»[4]), катлаулы йолдыз, аның ялтыравы +2,26 дән +2,14 гә кадәр үзгәрә.

Орион εӘлнизам (гарәп. النظامән-низам — «энҗе җебе»; рус. Альнилам), +1,69 йолдызча зурлыктагы күк үтә зур йолдыз. Минтака һәм Әлнитак йолдызлары белән «Орион Билбавыны» тәшкил итә.

Орион ζӘлнитак (гарәп. النطاقән-нитақ — «кушак»; рус. Альнитак), +1,72 йолдызча зурлыктагы өчле йолдыз. Бу йолдыз якынча 817 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Орион κСәеф (гарәп. سيفсәеф — «кылыч»[5], Орионның кылычы күздә тотыла; рус. Саиф), +2,06 йолдызча зурлыктагы йолдыз. Бу йолдыз якынча 720 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Сәеф Кояштан 57 500 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 11 тапкыр зуррак. Ә өслегенең температурасы 26 000 К тигез.

Тарих һәм исемнәр үзгәртү

Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. Ὠρίων исемене гарәп теленә «җәббар» һәм «җәүза» сүзләре белән тәрҗемә иткән[6]. Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл йолдызлыкның Җәббар (иске тат. جبار‎) гарәп исеме да кулланды[7], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.

Сурәтләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ибыт — култык асты. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 145.
  2. Джауза — «Сопряженный»; ибт ал-джауза — «подмышка Сопряженного». — Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 184.
  3. Риҗел — аяк; Җәббар — Орион. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
  4. Минтака — билбау, кушак, кәмәр, эзәр, пута. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 261.
  5. Сәеф — кылыч. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 516.
  6. Звездный каталог ал-Бируни. — С. 184.
  7. Җәббар — бик көчле, бик куәтле, зур көч (куәт) иясе; Орион. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 770.