Эт (лат. Canis lupus familiaris) — йорт хайваннарының иң беренчесе. Карл Линней 1758 елда этләрне аерым биологик төр (лат. Canis familiaris) итеп тасвирлый. 1993 елдан этләрне бүреләрнең (лат. Canis lupus) аерым астөре итеп таныйлар[9].

Эт
Сурәт
Халыкара фәнни исем Canis lupus familiaris
Гомер озынлыгы 9 ел
Макималь гомер озынлыгы 30 ел[1]
Ишетерлек минималь тавыш ешлыгы 67 Герц[2]
Максималь ишетү ешлыгы 45 000 Герц[2]
Төшләү көче коэффициенты 117
Йөрәк тибеше ешлыгы 95 ± 30 ударов в минуту[3][4], 115 ± 20 ударов в минуту[5] һәм 80 ударов в минуту[6]
Нәрсәнең чыганагы собачье молоко[d], собачатина[d], собачья шерсть[d] һәм собачья шерсть[d]
Кайда өйрәнелә этбелем
Коллаж
Һәштәге dog, dogs, dogsofinstagram, doglover һәм
Туклану чыганагы протеин[d]
Яклаучы изге Святой Рох[d], Святой Губерт[d] һәм Святой Вит[d]
Тавыш чыгара Лай[d]
Значок
Геном төзелеше URL-ы dnazoo.org/assemblies/Canis_lupus_familiaris[7] һәм ensembl.org/Canis_lupus_familiaris[8]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Әлеге вакыттан дп иртәрәк түгел 34 тысячелетие до н. э.
 Эт Викиҗыентыкта

Сыйфатлама үзгәртү

Кеше аны бик борынгы заманнарда, моннан 15 мең еллар элек кулга ияләштергән. Кулга ияләштерелгән эт кешегә ау вакытында ярдәм иткән, аның торагын саклаган.

Хәзерге вакытта да этләр кешеләрнең иң якын дуслары һәм ярдәмчеләре булып калалар. Алар җинаятьчеләрне, чик бозучыларны табарга ярдәм итәләр, йортны саклыйлар. Галимнәр хайваннар организмын өйрәнү өчен тикшеренүләрне этләрдә үткәрәләр. Фәнни максатларда этләрне хәтта космоска җибәрәләр.

Этләр карау үзгәртү

Этләрнең йонын тарарга, тору урыннарын чиста тотарга кирәк. Эткә һич тә кычкырырга, аны орышырга, кыйнарга ярамый.

Каршыгызга таныш булмаган эт килеп чыкса, аннан йөгереп качмагыз. Адымнарыгызны акрынайтыгыз һәм тынычланыгыз. Тик торган кешегә гадәттә эт тими. Әгәр эт тешләсә, яраны врачка күрсәтегез, мөмкинлек булса, тешләгән этне ветеринарга күрсәтергә кирәк. Кешегә һөҗүм иткән эттә бик куркынычлы котыру авыруы булуы ихтималы зур.

Этләрнең йоннары бик җылы, ләкин алар тирләмиләр, чөнки аларның тир бизләре юк. Шуңа күрә алар, эсселәнгәндә суыну өчен, авызларын зур ачып, телләрен чыгаралар. Этләрне өйрәнә торган белгечләне кинологлар диләр.

Эт токымнары үзгәртү

 
Эт токымнары, 1911 ел рәсеме

Дөньяда этләрнең 400 ләп токымы бар. Аларның барысын өч төркемгә бүләргә мөмкин: ау этләре, хезмәтчән этләр һәм декоратив этләр.

Ау этләре тиз чабулары һәм чыдамлылыклары белән аерылып торалар. Алар бик яхшы ишетә һәм ис сизә. Бу төркемгә бурзайлар, лайка, сеттер, такса, гончая һәм башка токымлы этләр керә. Юлсыз җирдә адашып, бәлагә юлыккан кешеләрне, тауларда кар ишелеп, кар астында калганнарны табарга һәм коткарырга булышучы этләр дә бар. Сенбернар токымлы бу этләр XVII гасырда Швейцариядә чыгарылган. Көтү көтәргә булышучы этләр овчарка токымыннан. Алар элекке заманнарда ук тау болынлыкларында сарык көтүләрен саклаган. Ә XVIII гасырда Шотландиядә чыгарылган көтүче этне колли дип атыйлар. Җигем этләре дә бар, беренче эзләрдән әле 7-8 мең ел элек үк сизелә, токымлы: Хаскалар, маламут, самоед.[10]

Сукыр кешеләрне юлдан йөртүче этләр бар. Болар колли, лабрадор кебек этләр. Алар бик кыю, ләкин тыныч холыклы. Сукыр кешене йөртә башлаганчы, билгеле инде, этне сукыр хуҗасына ияләндерергә һәм өйрәтергә кирәк.

Кешеләр декоратив этләрнең дә 50 дән артык токымын чыгарганнар. Аларга төрле терьерлар, болонка, пудель һәм башка күп кенә токым этләр керә. Декоратив этләрне шәһәр фатирларында да тотарга мөмкин. Өйдә эт тоту бик зур түземлелек һәм хезмәт сорый. Эткә бирелә торган ризык салкын да, кайнар да түгел, җылы булырга тиеш. Азыкның өчтән икесе иттән тора, калганы-үсемлек продуктлары. Этләр дөге, тары, солы, манный боткаларын да яратып ашый. Күбесе яшелчә һәм җиләк-җимеш тә ярата.

Эт паспорты

Шетелге шығу үшін сізге №1 нысандағы ветеринариялық анықтама беріледі, оны әуежайда кедендік бақылауда 5а нысанды ветеринариялық анықтамаға ауыстырасыз.[11]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү