QS EECA University Rankings - Европа һәм Үзәк Азиянең («emerging Europe and central Asia») үсеп килүче илләре югары уку йортлары рейтингы. Quacquarelli Symonds (QS) Британия агентлыгы төзегән еллык рейтингларның берсе.

Әлеге рейтинг 2014 елдан бирле төзелә һәм карала торган төбәкнең (EECA) 350 иң яхшы вузын үз эченә ала.

Методология үзгәртү

Югары уку йортлары тугыз йомгаклау күрсәткечләре формалаштыра торган ун фактор буенча бәяләнә, алар түбәндә китерелгән. Һәр фактор гомуми балларга билгеле бер өлеш кертә.Алар арасына академик репутация (Academic reputation) — 30 %, эш бирүче репутация (Employer reputation) — - 20 %, укытучылар һәм студентлар нисбәте (Faculty/student ratio) - 10 %, укытучыларның тикшеренү продуктивлыгы (elsevier Scopus мәгълүматлары нигезендә), (Papers per faculty) — 10 %, халыкара фәнни-тикшеренү хезмәттәшлеге (International research network) - 10 %, интернетта активлык (Web impact) - 5 %, хезмәткәрләре арасында гыйльми дәрәҗәгә ия фән докторлары өлеше, (Staff with a PhD) - 5 %, югары уку йорты хезмәткәрләренең басылып чыккан эшләрен цитирлаштыру дәрәҗәсе (Scopus мәгълүматлар базасы), (Citations per paper) - 5 %, чит ил укытучылары саны (2,5 %) һәм укучылар саны (2,5 %), International faculty and international students).[1]

Йомгаклау мәгълүматлары таблицага китерелә һәм югары уку йортларын чагыштыру өчен тәкъдим ителгән һәр күрсәткеч буенча кулланучы тарафыннан сортировкаланырга мөмкин.

Рейтингта Россия югары уку йортлары үзгәртү

QS EECA University Rankings 2020 рейтингында (2019 елда төзелгән) Россиянең 105 югары уку йорты тәкъдим ителгән, (354 югары уку йортыннан).[2] Бу карала торган төбәктә конкурентлыкка сәләтле булу турында сөйли.

ТОП-10га 4 россия университеты керә: Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты (1 урын), Санкт-Петербург дәүләт университеты (2 урын), Новосибирск дәүләт университеты (3 урын) һәм Томск дәүләт университеты (8 урын).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Methodology.
  2. [https://vid1.ria.ru/ig/ratings/2020_QS_EECA.htm Российские вузы в Рейтинге QS: Развивающаяся Европа и Центральная Азия 2019/20].