PyQuante
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
PyQuante - ул Гаусс типы орбиталь нигез тупланмаларын кулланып квант химиясе ысулларын үстерү өчен ачык чыганак программалар тупланмасы. Программа Python программалау телендә язылган, әмма аның тизлек өчен С программалау телендә "дәрәҗә билгеләү" язылган модульләре бар, һәм шулай ук Python өчен NumPy сызыкча алгебра киңәйтүләре бар. Нәтиҗә код, башка квант химия программалары кебек тиз булмаса да, аңлау һәм модификацияләү өчен күпкә җиңелрәк. Бу программа тәэминатының максаты эшләүче квант химиясе программасын тәэмин итү генә түгел, ә галимнәр һәр түбән дәрәҗә рутинасын язу мәшакатеннән арынып үз квант химия программаларын төзү алу.
PyQuante хасиятләре
үзгәртү- Hartree Fock: чикләнгән ябылган кабырчык һәм чикләнмәгән ачык кабырчык имплементацияләре;
- Тызгызлык функция теориясе: Локаль тыгызлык аппроксимациясе (SVWN, Xalpha) һәм Гомумиләштерелгән градиент аппроксимациясе тыгызлыгы;
- Орбиталарга бәйле тыгызлык функционаллары аппроксимациясе өчен Оптималь эффектив потенциал ысулы;
- Хузинага, Рис, яки Мартин Хед-Гордон/Джон Попл техникаларын кулланып электрон интегралларын исәпләү; бу программаларга C программалау теле һәм Python интерфейслары;
- MINDO/3 ярым-эмпирик энергияләре һәм куәтләре;
- Конфигурация үзара-тәэсир итешү - бердәнбер ярсуланган халәтләр;
- DIIS конвергенция тизләнеше;
- Икенче тәртип Мөллер-Плессет пертурбация теориясе (MP2).
Шулай ук карарга мөмкин
үзгәртү- PyQuante SourceForge Site, which contains information and download links.
- PyQuante is written and maintained by Rick Muller.
- en:List of quantum chemistry and solid state physics software