Мөхәммәд Шәйбәни

(Möxämmäd Şäybäni битеннән юнәлтелде)

Мөхәммәд Шәйбәни ( ﻣوُﺣﻪﻣﻣﻪﺩ ﺷﻪﻴﺒﻪﻧﻯ, үзбәкчә Muhammad Shayboni) (1451-1510) - Чыңгызхан улы Җучи өченче улы нәселеннән чыккан Бохара ханлыгына нигез салучы. Әбелхәер хан (1428-1468) оныгы.

Мөхәммәд Шәйбәни
Бохара ханлыгының беренче ханы
Вазыйфада
1500 – 1510
Аңа кадәр династиягә нигез салучы
Дәвамчысы Көчкөнче
Туган 1451(1451)
Үзәк Азия
Үлгән 1510(1510)
Мәрв
Җефет Mihr Nigar Khanum[d]
Әти Xah Budah Sultan[d]

Тарих үзгәртү

Әбелхәер хан үлгәннән соң, Әбелхәер ханлыгы таркала. Калган дәүләтнең тәхетенә Шәех Хәйдәр утыра, ләкин Ногай Урдасы, Себер ханлыгы, Олы Урда һәм Казакъ ханлыгына каршы сугышлар дәвам итә.

1470 елда Шәйбәни хан Тимер дәүләте ярдәмендә Сырдәрьядәге кирмәннәрне басып ала, һәм ирәген Сыгнакка күчерә.

1471 елда Себер ханы Сәед Ибраһим Айбәк (русча Ибак) Шәех Хәйдәрне тар-мар итеп, үтерә.

1472 елда Мөхәммәд Шәһбәни Әхмәд ханга каршы сугыша.

1488 елда Шәйбәни хан Төркистан шәһәрен басып ала, бу каладан Хәрәземгә каршы яулар белән килә башлый.

1490 елда Отырар каласына китә, казакъ ханы Борындыкка каршы сугыша һәм җиңә.

1499 елда Тимер дәүләтендә низаглар башлана, Шәйбәни хан таркалган Тимер дәүләтен яулап ала.

1501 елда Шәйбәни хан Сәмәрканд шәһәрен басып ала, Тимер дәүләте урынына Бохара ханлыгы барлыкка килә. Шул вакыттан Чагатай олысы һәм Аксак Тимер дәүләте чорлары урынына үзбәкләр дәвере башлана.

1505 елда Шәйбәни Хәрәзем башкаласы Үргәнеч шәһәрен яулап ала.

1506 елда Бәлех, 1507 елда Һерат калаларын ала, шулай итеп, Маверанахр һәм Хорасан төбәкләрен берләштерә, төньякта күчмә казакъ кабиләләренә каршы сугыша.

1510 елда Әфганстанда торган хәзәрәләр халкына каршы сугышта һәлак була.

Моны да карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Бухара, ханство // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Д. Ю. Арапов Бухарское ханство в русской востоковедческой историографии. М. Изд-во МГУ, 128 с., 1981.
  • Н. Ханыков, «Описание Бухарского ханства» (СПб., 1843).
  • Н. Ф. Бутенев, статьи о минеральных богатствах Б. («Горный Журнал», 1842);
  • Султанов Т. И. Чингиз-хан и Чингизиды. Судьба и власть. — М.: АСТ: АСТ МОСКВА, 2006. — С. 255, 291-302. — 445 с. — (Историческая библиотека). — 5 000 экз. — ISBN 5-17-0358040.
  • Е. А. Давидович, А. Е. Жиравов, В. Н. Клещинов, Серебряные монеты Мухаммед-Шейбани-хана. Москва, Издательство: Ленанд, 2006 г.
  • Е. А. Давидович, Корпус золотых и серебряных монет Шейбанидов. XVI век. — М., 1992. — 504 с., 22 отд. табл. рис., 56 отд. фототабл.общества», 1866);
  • Львов, «Ханство Бухарское» («Современная Летопись», 1868, № 22);