Folkways Records - ул Мозэс Эш нигезләгән язмалар ярлыгы, монда фолк, дөнья һәм балалар музыкасы булган. Аны 1987 елда Смитсон Оешмасы сатып алган һәм ул хәзер Смитсон Фолкуэйзның өлеше булып тора.

Тарихы үзгәртү

Folkways Records & Service Co. Мозэс Эш һәм Мэриэн Дистлер тарафыннан 1948 елда Нью-Йорк шәһәрендә нигезләнгән булган.[1] Харольд Курлэндер шул вакытта Folkways Ethnic Library-ның мөхәррире булган һәм ярлык өчен "Folkways" исемен ул чыгарган дип ышаныла.[2] Эш бөтен дөньядан язмаларны һәм документларны табарга омтылган. 1948 елдан Эшның 1986 елга үлеменә кадәр Folkways Records 2168 альбом чыгарган. In 1964 елда Эш MGM Records-ка Verve Folkways Records-ны башларга ярдәм иткән, ул аннары 1967 елда Verve Forecast Records-ка кадәр үскән.[3] Фолкуэйз каталогына бөтен дөньядан традицион һәм хәзерге музыка, шулай ук шигърият, сөйләм сүзләре, тел күрсәтмәләре һәм кешеләрнең һәм табигатьнең кыр язмалары керә. Фолкуэйз Вуди Гутһри, Пит Зигер һәм Лид Бэллиның тәэмин итүчесе булган,ул Америка фолк музыкасы яңарышының үзәген формалаштырган.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Colin Larkin, ed (1997). The Virgin Encyclopedia of Popular Music (Concise ed.). Virgin Books. pp. 476-7. ISBN 1-85227-745-9. 
  2. Scherman, Tony (August 1987). «This Man Captured the True Sounds of a Whole World»: 118-119.
  3. "Verve/Folkways: Marriage of Folk and Pop", Billboard magazine, p. 12, January 21, 1967