Феликс Юсупов

(Feliks Yusupov битеннән юнәлтелде)

Феликс Феликс улы Юсупов, граф Сумароков-Эльстон (1887, Санкт-Петербург1967, Париж) — Юсуповлар кенәзләренең соңгы кенәзе, Григорий Распутинны үтерүдә катнашучы, ике истәлекле китап авторы.

Феликс Юсупов
Туган телдә исем Феликс Феликс улы Юсупов, граф Сумароков-Эльстон
Туган 11 март 1887(1887-03-11)
Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлгән 27 сентябрь 1967(1967-09-27) (80 яшь)
Париж, Франция
Күмү урыны Сент-Женевьев-де-Буа зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе, Франция байрагы Франция
Әлма-матер Университет көллияте[d] һәм Пажлар курпысы[d]
Һөнәре кенәз
Җефет Ирина Александровна Романова[d]
Балалар Ирина Феликсовна Юсупова[d][1]
Ата-ана
Кардәшләр Юсупов, Николай Феликсович[d]

 Феликс Юсупов Викиҗыентыкта

Кенәз Феликс һәм аның кәләше кенәзбикә Ирина (император Александр 3 оныкасы) — үз вакытында Санкт-Петербургның иң гүзәл пары булып саналган

Татар нәселе

үзгәртү

Юсуповлар — Йосыповлар нәселе Сөембикә әтисе Йосыф морзадан башланып китә. Кайбер чыганаклар буенча Йосыф морза бабасы — Идегәй морза булган. 1549-1554 елларда Йосыф морза ногай татарлары Урданың хакиме (бие) булган.

Тормыш юлы

үзгәртү
 
Феликс Юсупов төзегән Күккүз мәчете — Юсупов мәчете, Кырым, Күккүз
 
Кенәз Феликс Юсупов

1887 елда кенәзбикә Зинаида Юсупова (Санкт-Петербург беренче гүзәле) һәм граф (1885 елдан кенәз) Феликс Сумароков-Эльстон гаиләсендә дөньяга килә.

Гуревич гимназиясен тәмамлый.

1908 елда аның бертуганы Николай граф Мантейфель белән дуэльда үтерелгәннән соң, Феликс Юсуповлар гаиләсенең бердәнбер мирасчысы булып калган (Россиянең иң бай кешесе).

1909-1912 елларда Оксфорд университетында укый.

1910 елларда Россия беренче автомобиль клубын җитәкли.

1990 елда Кырымда үз ау йорты янында мәчеткә сала, соңрак ул Күккүз Җами (кырымтатарча Kökköz Cami) дип йөртелә башлый.

1914 елда Александр III оныкасы Ирина (Ирен) Александр кызына өйләнә.

1916 елның 17 декабрендә Пуришкевич һәм бөек кенәз Дмитрий Павел улы белән Григорий Распутинны үтерүне оештыра. Соңрак башкаладан куып җибәрелгән.

Сөрген аны коткара, инкыйлабтан соң Кырымга китә, соңрак Парижга күчә.

Икенче бөтендөнья сугышында нацист хакимиятен якларга баш тарта һәм Россиягә кайтырга да ваз кичә.

1967 елда Парижда үлә, Сент-Женевьев-де-Буа зиратында күмелгән.

Хәзер Юсуповлар туры токымнары — Феликс оныкасы Ксения Сфири (тумыштан Шереметьева), аның кызы Татьяна, һәм аның ике кызы — Марилия һәм Жасмин-Ксения. Формаль рәвештә алар Казан ханнары нәселеннән килеп чыкканар.

2009 елда Казан ханбикәсе Сөембикә нәселеннән чыккан Ксения Сфири Казанга сәфәр ясады.[2]

Сылтамалар

үзгәртү
  • Юсупов Ф. Ф. Конец Распутина — Париж, 1927.
  • Юсупов Ф. Ф. Конец Распутина (в книге «Последние дни Распутина») — М.:"Захаров", 2005. — 288 c. — ISBN 5-8159-0543-7.(информация об издании)
  • Юсупов Ф. Ф. Мемуары — М.:"Захаров", 2011. — 430 с. — ISBN 978-5-8159-1045-4 (информация об издании)
  • Елизавета Красных. Князь Феликс Юсупов: «За все благодарю…». Биография.— М.:"Индрик", 2012. — 552 с. — ISBN 978-5-91674-235-0 (информация об издании)
  • Аничкин, А. Юсуповы с молотка // Коммерсантъ. — М., 2014. — 18 ноября.
  1. 1,0 1,1 1,2 Lundy D. R. The Peerage
  2. http://kazan24.ru/articles/13769.html 2014 елның 17 июль көнендә архивланган. Внучка царицы Сююмбике в одиннадцатом колене побывала в Казани