FOXP2 (Forkhead box protein P2)[1][2]Оксфорд галимнәре тарафыннан 7нче хромосомада ачылган ген. Ул баш миендә, үпкәләрдә һәм эчәклектә бик актив. FOX геннары семялыгыннан. FOX геннары эмбрионның яхшы үсеше өчен җаваплы. Ул SPRX2 гены аша ярсыткыч синапсларының тыгызлыгын көйли, SPRX2 генының эшчәнлегенең төшүе сөйләмдә үзгәрешләр ясый. Бу генның үзгендә берәр үзгәреш сөйләмгә бик зур йогынты ясый, шуңа күпчелек кеше аны тел гены дип йөртә, әмма бу уйлану хаталы.

Эволюция дәверендә ДНК төзелеше үзгәреп тора, анда төрле мутацияләр барлыкка килә башлый. FOXР2 генының күпчелек үзгәреше эволюция дәверендә хайваннарның үзләренә генә хас үзенчәлекләргә ия булу вакытына туры килә. Генның иң күп яңарышлар кичергән вакыты - кешеләр һәм аларнга иң якын төркем - шимпанзелар аерыла башлаган вакытта барлыкка килә. Әмма шуңа карамастан, ген төзелешендәге үзгәрүләр тел барлыккка килгәнгә кадәр булганнар.

Искәрмәләр үзгәртү