ЭкзоМарс

(EkzoMars битеннән юнәлтелде)

ЭкзоМарс (русча Экзомарс, инглизчә ExoMars) — Марсны тикшерү буенча Россиянең Федераль галәми агентлыгы (Роскосмос) һәм Европа галәми агентлыгы уртак программасы.

ЭкзоМарс
Сурәт
Хезмәтләндерүче Awrupa ğälämi agentlığı
Рәсми веб-сайт esa.int/exomars(ингл.)
Һәштәге ExoMars
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 61 605
 ЭкзоМарс Викиҗыентыкта
ЭкзоМарс
ExoMars
Җитештерүче

МНОА: Thales Alenia Space, Марста йөрүче: EADS Astrium

Оператор

ЕКА & Роскосмос

Максат

Марсны тикшерү

Марс орбитасына чыгу

2016 елның 19 октябре, 2019

Ракета ташучы

Протон-М ике ракетасы

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Экзомарс программасы буенча беренче галәми аппарат 2016 елда, икенчесе 2018 елда җибәреләчәк.

2016 елгы галәми аппарат Марсның ясалма иярчене - Марс фәнни орбиталь аппараты һәм төшерелә торган аппарат автоматик Марс станциясе белән - «Скиапарелли» дигән десант күрсәтү модуле белән.

2016 елның 14 мартында төшке сәгать 12:31:42 Мәскәү вакытында Байкоңгыр галәм аланыннан беренче ЭкзоМарс аппараты җибәрелә.

Марска очып килеп җитү вакыты җиде айдан көтелә.

Максатлар үзгәртү

  • Элекке мөмкин булган яки бүгенге Марстагы тереклек эзләрен эзләү
  • Марс өслегендәге суның һәм геохимик бүленешен тикшерү
  • Марс өслеген, әйләнә-тирәдәге мохитен тикшерү, киләчәктәге пилотлы очышлар өчен куркынычлар ачыклау.
  • Марс өслеге астындагы катламнарны тикшерү
  • Барлык бурычларны тутырып үтәгәч, Җиргә уңышлы итеп кайту.
Технологик максатлар
  • Марс өслегенә зур йөкле аппаратларны утырту
  • Марста Кояш энергиясен куллану
  • Марс туфрагын алу өчен бораулау җайланмасын куллану
  • Марс-йөрүчеләр ярдәмендә тикшеренүләр үткәрү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү