Англиянең төньягында Манчестерның Виктория Университетында Санак Машиналары Лабораториясе Computing Machine Laboratory якынча 1946 елда, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң бераз вакыт узгач, Макс Ньюман тарафыннан нигезләнгән булган.

Лаборатория 1946 елның җәендә хупланган Патша Җәмгыятенең гранты аша финансланган.[1] Ул Фредерик Калланд Уильямс һәм Томас Килбурн дигән инженерларны яллаган, алар анда дөньяның беренче электрон саклана торган цифрлы санакны төзегәннәр, аның исеме Manchester Baby булган,[2] ул Алан Тьюринг фикерләренә нигезләнгән булган. Аларның прототибы беренче программасын 1948 елның 21 июнендә эшләтеп караган.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Max Newman and the Mark 1. әлеге чыганактан 2008-05-11 архивланды. 2010-01-30 тикшерелгән.
  2. The Modern History of Computing. 2010-01-30 тикшерелгән.
  3. Copeland, B. Jack (2004-09-09). The essential Turing: seminal writings in computing, logic, philosophy ... p. 209. ISBN 9780191520280. https://books.google.com/books?id=x7mMr4twnloC&pg=PA209. Retrieved 2010-01-27.