BitTórrent (инглиз теленнән бит агымы) — Интернет аша файллар белән кооператив алышу өчен махсус пиринг (P2P) челтәр протоколы.

Файллар өлешләп җибәрелә, клиент (программа) һәр кисәкне үзенә ала һәм башка клиентларга да тарата. Шуның хисабына йөкләнеш киметелә: һәр аерым алган клиент чыганакка йөкләнешне һәм аннан бәйлелекне киметә.

Протоко Брэм Коэн тарафыннан ясалган, элек ул беренче «BitTorrent» клиентын Python телендә язган.. Беренче версия 2001 елның 2 июлендә җибәрелә.

Бүгенгесе көндә, файллар белән BitTorrent протоколы аша алышу өчен күп төрле башка клиент-программалар бар.