Банк

(Bank битеннән юнәлтелде)

Банк (итал. banco — эскәмия, акча алыштыручылар акча сала торган урын) — кредит оешмасы, акча һәм кыйммәтле кәгазьләр белән төрле төрдәге операцияләр үткәрә, хөкүмәткә, ширкәтләргә, ватандашларга һ.б. банкларга хезмәт күрсәтә.

Банк
Тармак банковские операции[d]
Сурәт
... хөрмәтенә аталган скамья[d]
Моның каршысы небанковское учреждение[d]
 Банк Викиҗыентыкта
Ливерпуль банкы

Банкларның төп максаты акча әйләнешен рациональ оештыру, түләүләр һәм өстәмә ресурслар туплауны тәэмин итү юлы белән икътисад үсешенә булышу. Базар мөнәсәбәтләре үсү белән акча-кредит өлкәсендә көйләү һәм күзәтчелек итү өчен икътисади ихтыяҗ туа. Акча эмиссиясенә һәм кредит оешмаларына күзәтчелек итүне гамәлгә ашыручы үзәк банклар шулай барлыкка килә. Алар дәүләт белән икътисад арасында аралашучыга әверелә. Рәсәйдә Дәүләт банкы 1860 елда оеша.

Совет чорында банклар системасына ССРБ Дәүләт банкы, ССРБ Төзелеш банкы һәм ССРБ Тышкы сәүдә банкы кебек универсаль кредит учреждениеләре керә. 1990-елларда ике дәрәҗәдәге банклар системасы формалаша.

Беренче дәрәҗәдәгесе – РФ-ның Үзәк банкы (Рәсәй банкы). Ул кредит оешмалары банкы булып санала һәм аңа банкнотларны монополь эмиссияләү, акча әйләнешен, кредит-банк эшчәнлеген, валюта сферасын көйләү, дәүләт алтын-валюта байлыгын саклау хокукы һәм вәкаләте бирелә.

РФ субъектларында Рәсәй банкы үзенең территориаль учреждениеләре - вертикаль идарә итү структурасы булган бердәм система тәшкил итүче Баш идарәләр һәм Милли банклардан гыйбарәт. Рәсәйнең икенче дәрәҗәдәге банклар системасын коммерция банклары һәм банкныкы булмаган кредит оешмалары формалаштыра. Алар эшчәнлегенең төп максаты - табыш алу.

РФ-тә банкларның оештырылуы һәм эшчәнлеге РФ-ның 2002 елның 10 июлендәге «Рәсәй Федерациясенең Үзәк банкы (Рәсәй банкы) турында»гы һәм 1990 елның 13 февралендәге «Банклар һәм банк эшчәнлеге турында»гы кануннарына нигезләнә. Банклар финанс базарында күп төр операцияләр башкара торган универсаль кредит оешмалары буларак эш итәләр: төрләре һәм вакытларына карап, күп төрле кредитлар бирү, кыйммәтле кәгазьләр һәм чит ил валюталарын сатып алу, сату һәм саклау; исәп-хисап эшләрен гамәлгә ашыру, өченче затлар өчен гарантияләр һәм җаваплылыкны үз өстенә алу йөкләмәләре бирү; аралашулык итү һәм ышанычнамә аша ышанып эшләү операцияләре алып бару һ.б.ш. Коммерция банкы Рәсәйнең Үзәк банкы лицензиясе нигезендә эш итә. Банклар теләсә кайсы хосусый, дәүләти, катнаш милек формасында оештырылырга мөмкин.

РФ-та 2006 елның 1 гыйнварына 1356 банк гамәлдә була һәм банклардан тыш 53 кредит оешмасы эшли.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү


Чыганаклар үзгәртү

Искәрмә үзгәртү