Амбар утчыллары

(Börtekle aşlıq utçılları битеннән юнәлтелде)

Амба́р утчыллары́ - күбәләкләр, утчыллар гаиләлегеннән. Нигездә азык-төлек складлары, ашлык амбарлары, элеваторлар, тегермәннәрдә тереклек итә. Татарстан территориясендә тегермән, он һәм бөртекле ашлык утчыллары киң таралган. Тегермән утчыллары (Ephestia kuehniella) республиканың барлык районнарында очрый. Канат җәеме 20-25 мм, алгы канатлары - соры төстә, китекле ике ак сызыгы һәм кара төстәге буй-буй аркылы сызыклары һәм нокталары бар. Кортының озынлыгы 20 мм га җитә, ачык-сары, алсу, кайвакыт яшькелт төстә була. Башлыча он, ярма, катырмач һ.б. ашамлыкларны зарарлый. Он утчылы (Pуralis farinalis) бөтен җирдә таралган, канат җәеме 30 мм га җитә, алгы канатлары - канат төбендә һәм очында шәмәхә-көрән, уртада көлсу-соры сызык үтә, арткы канатлары караңгы соры төстә, борылма сызыклы. Ел буена утчылларның 5 буыны үсеп өлгерә. Кортының озынлыгы 20 мм га җитә, саргылт-ак төстә, сирәк кенә кыска сызыклар белән капланган; ашлык, он, ярма, печән, көрпә һәм кондитер азыкларын зарарлый. Ашлык утчылы (Ephestia elutella) ТРның кайбер районнарында гына очрый. Канат җәеме 17мм га җитә, алгы канатлары җирәнсу-соры, арткы канатлары - тонык-соры. Кортының озынлыгы 17 мм га җитә, кызгылт-алсу яисә сарырак төстә, ашлык продуктларын зарарлый. Көрәш чаралары амбарларны, ашлык эшкәртү предприятиеләрендәге биналарны, машина һәм инвентарьларны әзерләү, чистарту һәм утчылларның таралуын кисәтүдән гыйбарәт. Физик-механик ысул: ашлык һәм ярмаларны чистарту, онны иләү, тузан суырткыч белән стена, идән, машиналарны чистарту, ашлыкны ион нурлар белән дезинсекцияләү; химик ысул: аэрозоль һәм газ белән дезинсекцияләү (хлорофос, тиофос, хлорпикрин) һ.б.

Амбар утчыллары
Сурәт
Кыскача исем E. kuehniella
Халыкара фәнни исем Ephestia kuehniella Целлер, Филипп Кристоф, 1879
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон Ephestia[d]
Таксонның халык атамасы gwyfyn blawd y Canoldir[1], grauwe meelmot[2], Mehlmotte, Mediterranean Flour Moth, Un güvesi, Grauwe meelmot[3], jauhokoisa[4] һәм melsmalmott
...өчен инвазион төр Швеция
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
Охранный статус NZTCS not threatened[d][5]
 Амбар утчыллары Викиҗыентыкта

Чыганаклар үзгәртү

  1. Gwefan Llên Natur
  2. Vlinderstichting vlinders
  3. Nederlands Soortenregister
  4. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  5. New Zealand Threat Classification System DatabaseDepartment of Conservation.