«Авыл тормышы» журналы

(Awıl tormışı jurnalı битеннән юнәлтелде)

«Авы́л тормышы́» - айлык авыл хуҗалыгы журналы. Эшче, крестьян һәм кызылармияче депутатларның Казан Советы җир бүлеге органы. 1919 елда Казанда татар телендә нәшер ителә.

Авыл тормышы

Нигезләнде

1919

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1919

Төп офис

Казан

Журнал битләрендә хөкүмәтнең декретлары, карарлары басыла, РСФСРда коммуна һәм артельләрнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре яктыртыла. Шулай ук урманнарны, елга-күлләрне саклау, иген кырларының торышын яхшырту юлларын күрсәткән мәкаләләр урын ала. «Авыл тормышы» журналы яшь үсентеләр үстерү, авыл хуҗалыгы культураларын кышка әзерләү турында киңәшләр бирә. Төп рубрикалары: «Терлекчелек», «Игенчелек», «Авыл тормышы яңалыклары», «Әртилләр һәм коммуналар».

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
  • Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.