Боҗралы суалчаннар
Боҗралы́ суалчанна́р (Annelida) - икенчел тән куышлыгы (целом) булган суалчаннарның иң зур югары оешкан тибы. 6 сыйныфны үз эченә ала: беренчел боҗралы суалчаннар, күп төкле боҗралы суалчаннар (полихетлар), аз төкле суалчаннар (олигохетлар), сөлекләр, эхиуридлар һәм сипункулидлар. Дөнья фаунасында 8 меңләп төре билгеле. Татарстан территориясендә, гадәттә, 2 класс вәкилләре: аз төкле суалчаннар (яңгыр суалчаннары, энхитреидлар) һәм сөлекләр очрый. Боҗралы суалчаннар озынлыгы берничә мм дан алып 2,5 м га кадәр.
Боҗралы суалчаннар | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Annelida Lam., 1809[1][2] |
Таксономик ранг | тип[1][2] |
Югарырак таксон | Спиральные[d][2] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] һәм Британская энциклопедия (1875—1889)[d] |
Башлану вакыты | 516000 тысячелетие до н. э.[3] |
Кайда өйрәнелә | annelidology[d] |
Гәүдәсе 3 өлешкә бүленгән: баш, тән (буыннардан тора) һәм аналь калак. Буыннар саны берничә йөзгә җитәргә мөмкин. Һәрбер буынтык организмның мөһим система өлешләрен үз эченә ала. Боҗралы суалчаннар өчен буынтыклы икенчел куышлык (целом) хас, ул куышлык сыеклыгы белән бергә «гидравлик скелет» ролен үти, шулай ук эчке секреция бизләре бүлеп чыгарган төрле продуктлар, әче тудыргыч һәм углекислый газ йөрү урыны булып тора. Боҗралы суалчаннарның махсус хәрәкәтләнү органнары параподияләре бар. Аз төкле суалчаннарда төкләр генә була. Күп төрләре гәүдәнең юкка чыккан өлешләрен яңадан торгызу сәләтенә ия. Җенси һәм җенси булмаган юл белән үрчиләр.
Чыганаклар
үзгәртү- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2013 елның 19 октябрь көнендә архивланган.
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Integrated Taxonomic Information System — 1999.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Ruggiero M. A., Gordon D. P., Orrell T. M. et al. A Higher Level Classification of All Living Organisms // PLOS ONE / PLOS ONE Editors — PLoS, 2015. — ISSN 1932-6203 — doi:10.1371/JOURNAL.PONE.0119248 — PMID:25923521
- ↑ 3,0 3,1 Энциклопедия жизни — 2008.