Аэроэкспресс (Казан)

(Aeroekspress битеннән юнәлтелде)

Аэроэкспресс (tat.lat. Aeroekspress (Qazan)(үле сылтама)) – Казан-1 тимер юл вокзалы һәм Казан Халыкара аэропорты арасында тиз йөрешле тимер юл сызыгы. ООО «Аэроэкспре́сс» – Россия транспорт ширкәте, Мәскәү, Сочи, Владивосток, Казан шәһәрләре аларның аэропортлары белән шәһәртирә поездлары ярдәмендә тоташтыра.

Аэроэкспресс (Казан)
Аэроэкспресс
Ил Татарстан Җөмһүрияте, Россия
Шәһәр Казан
Ачу датасы 2013, 22 май
Тизлек 140 км/сәг
Юл вакыты 20-25 мин
Электропоезд арадагы тукталышлары «Вахитово», «Комбинат», «Юбилейлы», «Каенлык», «Баганалар (Столбищи)»
Соңгы тукталышлар Казан-1 тимер юл вокзалы, Казан Халыкара Аэропорты
Поезд төре Desiro Rus Siemens ширкәтенең – "Карлыгач" («Ласточка»)
Бәясе стандарт – 200 сум, бизнес – 400 сум, бала өчен – 75 сум

Аэроэкспресс

2013 елның 22 маенда ачылды.

Казан Аэроэкспрессы белән Казан-1 тимер юл вокзалыннан Казан Халыкара аэропортына кадәр 20-25 минуттан барып җитеп була. Хәзер маршрутта Siemens ширкәтендә җитештерелгән "Карлыгач" («Ласточка») поезды йөри. Иң зур юл тизлеге 140 км/сәг (поезд үзлеге – 160 км/сәг).

Казан-1 вокзалы һәм Казан һава аланы арасында тимер юл тукталышлары: «Вахитово», «Комбинат», «Юбилейлы», «Каенлык», «Баганалар (Столбищи)» бар. Аэроэкспресс тукталышсыз йөри, ләкин киләчәктә электропоездлар арадагы тукталышларда тукталачак.

Юл бәясе: стандарт – 200 сум, бизнес-класс – 400 сум, бала өчен – 75 сум.

Казан Халыкара Аэропортында махсус ябык Аэроэкспресс тукталышы траволаторлар, лифт белән ясалган. Аэроэкспресс тукталышыннан аэропорт теркәлешенә ябык юлы буенча барып була.

Сылтамалар үзгәртү