Өшү — атмосфера салкынының урынлы тәэсир итүе яки тире катламының экстремаль салкын әйберләр белән үзара бәйләнеше нәтиҗәсендә гәүдә тукымаларының зарарлануы. Патологик процесс бик еш түбәнге очлыкларга хас, сирәгрәк борын, колаклар, бармаклар өшүе күзәтелә.

Өшү
Сурәт
Саклык белгечлеге неотложная медицинская помощь[d]
 Өшү Викиҗыентыкта

60 градустан югары эсселек аркасында барлыкка килгән пешүдән аер- Е малы буларак, өшү төрле температура тәэсирендә булырга мөмкин. Кай- I бер шартлар — күтәренке дымлылык, кысан аяк киеме, салкында бик Е озак хәрәкәтсез яту, салкын җилдә тору организмның туңуына, ачык органнарның өшүенә китерә. Зарар күргән кешенең гомуми халәте на­ чарлану — чир, артык ябыгу, алкоголь эчен исерү, кан югалту һәм башкалар тәэсирендә, температура +3 градустан -7 градуска кадәр генә төшкән булса да, кешенең органнары өшергә мөмкин.

Хәмер эчеп исергәннән соң була торган өшүгә аерым тукталып китәргә кирәк. Исерекләрдә еш кына гәүдәләренең төрле урыннары өши, чөнки мондыйлар контрольне югалта. Спиртлы эчемлек тәэсирендә әгъзаларның салкынга сизгерлеге кими, организмнан җылылык күбрәк чыга, нәтиҗәдә исерек кеше (үзе дә сизмәстән) өши һәм аңа хастаханәдә җитди травмадан дәваланырга туры килә. Күп очракта андый кешеләр инвалид булып кала.

Өшегән вакытта кешене иң элек салкынлык тойгысы чолгап ала, тора- бара тою сәләте кими һәм авырту сизелми башлый, алга таба сизгерлек бөтенләй югала. Сизмәүчәнлек халәте салкынлыкның алга таба тәэсирен беленмәслек итә һәм организмда кире кайтмас үзгәрешләр барлыкка китерә.

Үзгәрешләрнең авырлыгы һәм тирәнлеге буенча өшүне 4 дәрәҗәгә бүләләр.

Өшүнең нинди дәрәҗәдә икәнлеген зарарланган әгъзаны җылытканнан соң, ә кайвакыт берничә көн узгач кына белә алалар.

I дәрәҗә — кире кайтучан зарарлану, салкын аз гына вакыт тәэсир иткәндә, тиренең кан белән туклануы бозылу нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Тире агарып тора, бераз шешә, сизгерлеге түбәнәя яки бөтенләй югала, җылыткач тире зәңгәр-кызгылт төс ала, шешенүе арта, зарарланган органда авырту сизелә. Ялкынсыну (шеш, кызыллык, авыртулар) берничә көннән уза. Соңрак тиренең кубалаклануы һәм кычытуы тоела. Өшегән урын сал­ кыннарга сизгер булып кала.

II дәрәҗә—тиренең өске катламында тереклек эшчәнлеге тукталу белән характерлана. Җылытканда төссез тире катлавы куе кызыл яки зәңгәр төс ала, тукымалар бик тиз шешенә һәм шеш өшемәгән урыннарга кадәр тарала. Өшегән зонада серозлы-геморрагик сыекча белән тулган куыклар барлыкка килә. Өшегән өлкәдә кан әйләнеше нормальләшү акрын бара, сизгерлек бик озакка югалып тора, шул ук вакытта авырту көчлерәк сизелә. Өшүнең бу дәрәҗәсендә гомуми күренешләр дә барлыкка килә: тән температурасы күтәрелә, калтырану, аппетит югалу, йокысызлык интектерә башлый. Әгәр икенчел инфекция кабынып китмәсә, некроз белән зарарланган тукымалар әкренләп кубалар (15-30 көн), грануляция һәм җөй ясалмый. Бу урында тире күгәргән төс ала, аның салкынга сизгерлеге арта, бармакларда тырнаклар төшә, сөякләр атрофиягә бирешә, пульс көчсезләнә. Авыруның терелүе 2-3 атнага сузыла.

III дәрәҗә өшү вакытында кан белән тәэмин итү процессы бозыла (кан тамырлары тромбозы нәтиҗәсе), тиренең бар катлауларының һәм йомшак тукымаларының төрле тирәнлектә тереклек эшчәнлеге тукталу күзәтелә.

Бозылу тирәнлеге акрынлап кына беленә. Беренче көннәрдә тиренең тереклек эшчәнлеге туктала, геморрагик яки караңгы куе кызгылт сыекча белән тулган куыклар барлыкка килә. Некроз булган урында ялкынсыну валы (демаркация сызыгы) ясала. Тирәнрәк яткан тукымаларның зарар­ лануы, дымлы гангренага китерә һәм ул 3-5 көннән билгеле була. Тукы­ маларның сизгерлеге югала, авырулар көчле авыртудан интегә. Гомуми күренешләр тагын да көчлерәк сизелә. Органнарның агулануы искитәрлек көчле калтырану, тирләү, хәлнең начарлануы, кайвакыт тирә-юньгә апатия барлыкка килү белән озатыла.

Барлык тукымаларның, шул исәптән сөякнең дә үлүе белән характерлана торган өшүне дүртенче дәрәҗә өшү дип саныйлар. Бу зарарлану вакытында тәннең туңган өлешен бар тукыма тирәнлегенә кадәр җылытып булмый, шунлыктан ул өлеше салкын һәм сизмәс булып кала. Тире бик тиз кара сыекча тулы куыклар белән каплана. Бозылган урынның чиген билгеләү авыр. Демаркация сызыгы 10-17 көннән генә беленә. Зарарланган зона бик тиз каралып чыга һәм корый башлый. Яраның төзәлүе бик акрын һәм сүлпән бара. Бу периодта гомуми халәт бик начарлана, әгъзаларда дистрофик күренешләр барлыкка килә. Бертуктаусыз көчле авыртулар сырхауны бик ябыктыра, кан составы үзгәрә, авырулар башка чирләргә бик сизгер булалар. Тереклек эшчәнлеге югалган урыннарының сәламәт зонадан аерылуы берничә айга сузыла, гадәттә процесс дымлы гангрена һәм башка эренле катлауланулар (флегмона, тендовагинит, остеомиелит) белән характерлана. Өшегән кешеләргә беренче ярдәм күрсәтүне җылытудан башлыйлар. Аны җылы торакка кертеп дымлы өс, аяк киемнәрен корыга алыштырырга кирәк, җылы чәй, кофе, сөт эчерергә ярый. Өшегән урында кан йөрешен төзәтү өчен чиста куллар (спирт, аракы белән чистарткач) белән ышкыйлар. Беренче ярдәм күрсәтүчеләр шунысын да белергә тиеш: зарарланган әгъзаны кар, майлар белән ышкырга ярамый, бу очракта яра аркылы инфекция керергә мөмкин. Кар белән ышкыганда яңа яралар ясалуын да инкяр итеп булмый. Өшегән әгъзаны җылыту өчен, су температурасын 20 градустан 42 градуска кадәр арттыра барып, 20-30 минут ваннада уздыралар. Ваннадан : соң зарарланган урынны корытып, 0,5 % лы нашатырь спирты эремәсе : яки этил спирты белән сөрткәч, стериль бәйләвеч белән капларга һәм җылы җәймә белән кат-кат төрергә кирәк. Очлыклар нык өшегән булса, хастаханәгә барганчы, транспортлау иммобилизациясе ясыйлар. 1-2 дәрәҗәдә өшегән авыруларны (кул бармаклары, борын, колаклар өшегән очракта) дәвалау сырхауханәдә алып барыла. 3-4 дәрәҗәдә өшегән авыруларны хастаханәләрдә дәвалыйлар. Хастаханәдә зарарланган очлыкның венасына яки артериясенә 2,4 % лы 10 мл аминофиллин эремәсе, 0,25 % лы 10-20 мл прокаин эремәсен 1 % лы 1 мл никотин кислотасы белән кертәләр. Болардан башка реополюгликин, гепарин препаратлары билгеләнә. Бактерияләргә каршы дәва уздырыла. Тирән өшүләр булганда, очлыкка футлярлы 0,25 % лы прокаин эремәсе белән блокада ясала. Антигистаминнар, тынычландыра торган чаралар, авыртуны басарга ярдәм итүче дарулар кулланалар. Хирургик дәва — А.В.Вишневский методы буенча очлыкка прокаин белән футлярлы блокада ясыйлар. Куыкларны ачалар, эренләмәсәләр, аларны тире өслегеннән алмыйлар. Гангрена булып демаркация сызыгы билгеләнгәч, очлыкның гангрена булган өлешенә ампутация ясала. Бик зур сегмент зарарланганда, авыруның тормышын саклап калу өчен кичектергесез ампутация кулланыла.

Профилактика йөзеннән салкын сезон дәвамында, ачык урыннар кал­ дырмыйча, җылы итеп киенеп йөрергә кирәк. Суык вакытта организмны «җылыту» өчен хәмер эчәргә ярамый.

Искәрмәләр үзгәртү