Өч тармаклы нерв невралгиясе

Өч тармаклы нерв невралгиясе—ул үзәк нерв системасы белән бәйләнештә торган нервның бер яки берничә тармагы уза торган зонада үтә көчле авырту барлыкка килү белән характерлана торган авыру. Авырту — чакмалы зона ; (курковая) тиресенә кагылганда барлыкка килә. Иреннәр, ирен-борын арасы, борын биле, каш арасы тиресенең аерым өлешләренең чакмалы зонасына җиңелчә тиеп алу да авырту өянәге тудырырга, ә бармак белән нык басканда, авырту югалырга мөмкин.

Өч тармаклы нерв невралгиясе
Сурәт
Саклык белгечлеге неврология
Дәвалануда кулланыла торган дару Тизанидин[d][1], Баклофен[d][1], tocainide[d][1], карбамазепин[d][1][2], Окскарбазепин[d][2], габапентин[d][2], Ламотриджин[d][2], прегабалин[d][2] һәм карбамазепин[d][3]
Анатомик урнашуы өч тармаклы нерв[d]
ICD-9-CM 350.1[4][5]
ICPC 2 идентификаторы N92
 Өч тармаклы нерв невралгиясе Викиҗыентыкта

Чир 40 яшьтән өлкәнрәк (күбесенчә 60 яшьтән соң) кешеләрдә, ешрак хатын-кызларда күзәтелә.

Авыруның еш очрый торган сәбәбе — өч тармаклы нервның артерия һәм веналар белән арткы баш сөяге чокырында кысылуы һәм тамырлар аномалиясе (тамырлар бормасы нерв тармагын кысканда). Өч тармаклы нервның сөяк каналлары аша чыгучы тармагы (соңгыларының тараюы ялкынсыну процесслары, кариес, борын яны куышлыгының ялкынсынуы (синусит) нәтиҗәсендә була) кысылу невралгиягә китерергә мөмкин. Кайбер очракта авыру шеш белән кысылудан яки таркау склероз тәэсиреннән була. Нәтиҗәдә нервның периферик өлеше — тармагы яки тамырчыгы зарарлана. Кысылу факторы һәм шактый озак ярсу баш миендә ярсыган нейрон системасын барлыкка китерә.

Невралгиянең клиник картинасы. Яңакта, өске һәм аскы казналыкта, сирәгрәк каш арасында 2 минутка кадәр дәвам итә торган, күбесенчә бер яклы (4 % очракта ике яклы) көчле авырту барлыкка килә. Өянәк чакмалы зонада башланып китә. Ашау, сөйләшү, салкын һавага чыгу бик көчле авырту барлыкка килүгә китерә. Тыныч вакытта өч тармаклы нервның чыгу урыннарында (күз чокыры өсте, күз чокыры асты, ияк ноктасы) авырту сизелү невралгия булуга ишарәли. Гадәттә, процесс өч тармаклы нервның бер яки ике тармагы зарарлану белән чикләнә.

Өстәмә билгеләре. Чирнең симптомнары төнлә нык сизелми. Авырту синдромы уң якта ешрак күзәтелә. Өянәк булганда, бит кызарып чыга. Күздән яшь ага. Төкерек бик күп бүленеп чыга. Авырткан урында яндыргандай кыздыра. Авырту берничә секунд дәвам итә һәм бераз тынычланып тора. Авыруга китергән сәбәпне ачыклау өчен колак-борынны, авыз куышлыгын, казналыкларны тикшерәләр. Махсус тикшерү методларыннан компьютер, магнит-резонанс томографиясе башның кечкенә ми-күперчек тирәсендә шеш симптомнары түгел икәнне расларга мөмкинлек бирә.

Диагноз куйганнан соң, белгечләр дәва билгели. 70 % очракта авырту син­ дромын карбамазепин даруы киметергә мөмкин. Теләгән нәтиҗәгә ирешеп булмаса, кысылуны киметү өчен хирурглар V пар нерв чыга торган урында оптик чаралар һәм махсус инструментлар кулланып, операция ясыйлар.

Болардан кала, блокада ясау, нервны җимерү, диатермокоагуляция, югары ешлыклы нурланыш куллану һәм башка ысуллар бар.

Искәрмәләр үзгәртү