Өчкырлык (лат. Tripleurospermum ) - оешма чәчәклеләр семьялыгыннан бер- һәм икееллык үләнчел үсемлекләр ыругы. Көндәлек тормышта аларны ялгышлык белән "ромашка" дип атыйлар, ләкин аларның ромашкага хас булган исләре юк.

Өчкырлык
Халыкара фәнни исем Tripleurospermum Sch.Bip., 1844
Таксономик ранг ыру
Югарырак таксон оешма чәчәкләр[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 76(1)[d]

 Өчкырлык Викиҗыентыкта

Күпчелек төрләр Евразиядә килеп чыккан, Төньяк Африка һәм Төньяк Америкада берничә төре бар. Яңа Зеландиягә кертелгән, бер төре чүп үләне буларак киң таралган [2] .

30 га якын төре билгеле. Төньяк ярымшарның тропиктан тыш өлкәләрендә таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре – тишкәләнгән яфраклы өчкырлык (T. inodorum) бар, барлык районнарда да очрый. Елга ярларында, юл буйларында, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларында, кырларда, болыннарда үсә.

Атамасы

үзгәртү

Ыругның фәнни исеме Tripleurospermum бор. грек. τρεῖς [3] (“tres” - өч) + бор. грек. πλευρά [4] (“плеура” - кабырга, ягы) + бор. грек. σπέρμα [5] ("сперма" - орлык) сүзләреннән килеп чыга һәм орлыкларында өч кабыргы булуны аңлата.

Ботаник тасвирлау

үзгәртү

Бер, ике яки күпьеллык үсемлекләр, 8-60 см биеклектә.

Тамыры нечкә, орчыксыман.

Сабагы туры, тармаклы, яфраклы.

Яфраклары чиратлашкан, икешәр, өчәр каурыйсыман-теленмә.

Чәчәкләре сабак очында кәрзингә җыйналган, алар 12-50 мм диаметрлы, кырый чәчәкләр – телле-телле бер рәтле, ак; уртадагылар – көпшәле, сары.

Җимешләре – үткен өч кырлы (исеме шуннан) куе көрән төстәге яньчек орлыкчалар.

Май-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре июнь-октябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи. Дым яратучы, туфракка талымсыз (орлыклар туфракта шыту сәләтен 6-7 ел саклыйлар).

Бөртеклеләр һәм күпьеллык үлән чәчүлекләрен чүплиләр. Көрәш чаралары: урылган кырны йомшарту, туңга сөрү, чәчү алдыннан культивация, чәчү материалын чистарту, чәчү әйләнешен саклау.

Инсектицид үсемлек. [6]

Төрләр

үзгәртү

Ыруг вәкилләре тышкы яктан Ромашка (Matricaria) ыругына охшаш, кайбер авторлар бу үсемлекләрне шунда урнаштырганнар. Шуңа бәйле рәвештә, күп кенә синонимнары билгеле.

Исемлек 2023 елның июненә булган Бөтендөнья флорасы үсемлекләре исемлеге сайтындагы мәгълүматларга нигезләнеп төзелгән[7] һәм 43 расланган төрне үз эченә ала. Билгесез статуслы төрләр искә алынмый.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Сведения о роде Tripleurospermum(ингл.) в базе данных Index Nominum Genericorum Үсемлекләр таксомиясе буенча халыкара ассоциация (IAPT).
  2. Flora of North America. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2012-10-01 тикшерелгән.
  3. τρεῖς (en). Wiktionary, the free dictionary. әлеге чыганактан 2023-10-07 архивланды. 2023-10-07 тикшерелгән.
  4. πλευρά (en). Wiktionary, the free dictionary. әлеге чыганактан 2023-10-30 архивланды. 2023-10-07 тикшерелгән.
  5. σπέρμα (en). Wiktionary, the free dictionary. әлеге чыганактан 2023-05-08 архивланды. 2023-10-07 тикшерелгән.
  6. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/chkyrlyk Онлайн - энциклопедия Tatarica
  7. Tripleurospermum Sch.Bip. (en). WFOPL. әлеге чыганактан 2023-10-07 архивланды. 2023-10-06 тикшерелгән.