Өмми Камал (чын исеме Исмәгыйль) — урта гасыр кумык шагыйре. Бер шигырендә ул үзен «татар фәкыйре» дип атый.

Өмми Камал
Туган телдә исем Исмәгыйль
Туган XIV гасыр азагы
Үлгән 1475(1475)

Биографиясе үзгәртү

Шагыйрь урта гасырларда хәзерге Дагстанның Бавтугай авылы кырында урнашкан булган Коюнкала (Гуенкала) дигән комык шәһәрендә туган. Башлангыч белемен туган ягында ала, шуннан соң Госман империясендә урнашканчы төрле илләр буйлап cәяхәт иткән (Кырым, Идел буе, Ширван), анда кадиаскер  булып хезмәт иткән.

Әсәрләреннән күренгәнчә, әдип бер генә урында яшәмәгән. Галимнәр аның Идел-Җаек буйларында, Кырымда һәм Кече Азиядә гомер кичерүен искәртәләр.

Гомеренең ахырын Төркиядә уздыра, 1475 елда вафат була һәм Болгар (Төркия) шәһәрендә җирләнә, анда әле дә кабер-мавзолей урнашкан була.

Иҗаты үзгәртү

Өмми Камал төрки суфи шигърият һәм фәлсәфә тарихында якты эз калдырган.

Өмми Кәмалның әсәрләре татар укучылары арасында элек-электән гаять киң таралган. Кулъязмалары Идел-йортның төрле төбәкләрендә хәзер дә табылып тора.

Өмми Камалның кулъязма әсәрләре Казан, Уфа, Махачкала, Санкт-Петербург, Истанбул китапханәдәрендә саклана. Аның кайбер әсәрләре революциягә кадәр үк Казанда һәм Төркиядә басылган шигъри җыентыкларга кергән.

Әсәрләр җыентыгы XIX гасырда ук Казанда берничә мәртәбә нәшер ителә. «Өмми Камал китабы» беренче мәртәбә 1884 елны Казанда – Г.Мостафин тарафыннан, 1898 елны – Кәримевләр, 1899 елны Мөхәммәтгали Кадыйров тарафыннан басып таратыла. Анда авторның 140 шигыре урнаштырылган. Аларның гомуми күләме 3255 строфадан гыйбарәт (күпчелеге — икеюллыклар, ягъни бәетләр; берничә шигырь дүртьюллыклар рәвешендә язылган). Җыентыктагы шигырьләрнең күпчелеге форма (шәкел) ягыннан газәл жанрында. Өмми Кәмал әсәрләренең бер өлешен мөнәҗәтләр, мәдхия-мәрсияләр тәшкил итә. Шагыйрь әсәрләренең барысы өчен дә диярлек тәхәллүс куллану хас.

Өмми Камал әсәрләрендә аңа хас булган дөнья күзаллавы, аның чынбарлыкка мөнәсәбәте һәм шул чорны бәяләве күзәтелә. Язмыш үзенең туган җиреннән аерылган, шагыйрь гомеренең соңгы елларына кадәр өенә кайтырга хыялланган. Шагыйрь "Гьашыкъ эллерине ким гетер" исемле шигырендә шул рухи әрнүне белдерә.

Төп басма китаплары үзгәртү

  • Өмми Камал китабы. – Казан (?), 1884.
  • Өмми Камал китабы. – Казан (?), 1898.
  • Өмми Камал китабы. – Казан (?), 1899.

Чыганаклар үзгәртү

  • Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.

Әдәбият үзгәртү

  • Миңнегулов Х. Казан ханлыгы чоры язма мәдәнияте // Мирас. – 1993. – № 11. – 33–35 б.; № 12. – 27–34 б.

Сылтамалар үзгәртү