Өлкәннәрнең хламидияле конъюнктивиты

Өлкәннәрнең хламидияле конъюнктивиты — C. trachomatis D-K серотөрләре чыгарган гениталий тирәсе инфекциясе. Зарарлану урогениталь бүлендекләрдән була, әмма 10 % очракларда инфекция чыганагы булып күз зарарлануы була ала. Инкубация чоры якынча 1 атна тәшкил итә. Chlamydia spp. — облигатлы күзәнәк эчендәге бактерияләр, алар күзәнәктән тыш үрчи алмый, шуңа күрә хуҗа күзәнәкләренә бәйле. Chlamydia ике формада яши: тотрыклы күзәнәктән тыш элементар җисем һәм көчсез күзәнәк эчендәге бүленүче ретикуляр җисем.

Урогениталь инфекция үзгәртү

1. Ирләрдә хламидияле инфекция ешрак үзенчәлекле булмаган уретрит һәм гонококклы булмаган уретритка китерә. Шулай ук ул эпидидимитка китерә ала һәм Рейтер чире триггеры булып тора.

2. Хатыннарда хламидияле инфекция дизурия, кече оча ялкынсынуы һәм перигепатитка (Fitz-Hugh-Curtis синдромы) китерә ала. Хроник сальпингит кысырлыкка китерә ала.

3. Аскискен бер яки ике яклы конъюнктива инъекциясе, яшь түгелү һәм бүлендек белән билгеләнә. Дәвалау булмаганда конъюнктивит хроникка әйләнә һәм берничә ай дәвамында үзен сиздерә ала.

4. Билгеләре

• Сулы яки лайлалы-эренле бүлендек.

• Зур фолликуллар, кагыйдә буларак, аскы гөмбәздә күренә (рәс. 8. 7а), шулай ук өске тарзаль конъюнктива катнаша ала.

• Мөгезкатлауның перифериясе инфильтрациясе конъюнктивит үсеш алганнан 2-3 атна узганнан соң барлыкка килә ала (рәс. 8. 7б)

• Колак яны лимфа төерләренең бераз зураюы.

• Азган очракларда фолликуллар әзрәк чагылган, бераз конъюнктиваль җөйләнү һәм өске паннус үсеш ала.

5. Тикшерү ысуллары

• Хламидия ДНК-сын ачыклау өчен ысул булып ПЧР тора.

• Тиз һәм очсыз тикшеренү конъюнктива ягымнарында моноклональ антитәнчекләрнең туры флюоресцент микроскопиясе булып тора (рәс. 8. 7в).

• Стандартлы бер пассажлы McCoy күзәнәкләрен үрчетү гликогенлы өстәүләр ачыклый, ләкин мондый ысул кимендә 3 көнгә сузыла (рәс. 8. 7г).

NB Чир венерик булганлыктан, авыруны венерологик диспансерга җенси юл белән күчкән башка мөмкин инфекцияләргә тикшерү һәм дәвалау өчен юнәлтергә кирәк.

Дәвалау үзгәртү

1. Урынлы эритромицин яки тетрациклин маен куллану башлангыч чагылыш симптомнарын киметә.

2. Системалы терапия. 10 көн дәвамында доксициклин 100 мг 2 тапкыр көнгә. Азитромицин 1 г бер вакытта күзәнәк эченә йогынты ясау өчен өлешчә файдалы.

NB Системалы терапияне венерик чирне ачыклау яки кире кагуга кадәр башларга кирәк түгел.

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.