Әфганстан гимны
Оркестр башкаруында, гимнның җыйнак варианты
Әфганстанның 2021 елда талибаннар кабат хакимияткә килгәнче 2006 елдан башлап гамәлдә булган дәүләт гимны нәкъ шулай атала иде — “Милли гимн” (пушту телендә ملی سرود — Millī Surūd; фарсы (дари) телендә سرود ملی —Surūde Millī). Тагын бер исеме — “Милли җыр” (ملي تـﺮانه). Аның сүзләрен АКШта яшәүче әфган шагыйре Габделбари Җаһани (عبدالباري جهاني)[1] язган. Ә көен, Әфганстанда туса да, 1980 елдан бирле Алманиядә яшәүче һәм 1996 елда бу илнең ватандашы булып киткән көйязар, дирижёр һәм хор җитәкчесе Бабрак Васса (Babrak Wassa[2]) иҗат иткән.
Гимн тексты
үзгәртүПушту телендә (төп нөсхә) | Латин язуында (пушту) | Татар теленә тәрҗемәсе | Дари теленә тәрҗемәсе | Латин язуында (дари) |
---|---|---|---|---|
Беренче куплет | ||||
دا وطن افغانستان دی |
Dā watan Afgānistān dai, |
Бу ил — безнең Әфганстан, |
این کشور افغانستان است |
in kishvar afghānistān ast |
Икенче куплет | ||||
دا وطن د ټولو كور دى |
Dā watan də ttolo kor dai, |
Күп кавем илгә ватандар: |
این کشور خانهٔ همه است |
in kishvar khāni-yi-hame ast |
Өченче куплет | ||||
ور سره عرب، ګوجر دي |
Wər sara Arəb, Guǰər di, |
Бердәй гарәпләр, гүҗҗарлар, |
هم عرب و گوجر است |
ham arab o gujar ast |
Дүртенче куплет | ||||
دا هيواد به تل ځلېږي |
Dā hiwād ba təl dzaleγ̌i, |
Балкыр ил дөнья күгендә |
این کشور همیشه تابان خواهد بد |
in kishvar hamēshi tābān khwahda bud |
Бишенче куплет | ||||
نوم د حق مو دى رهبر |
Num də haq mo dai rahbar, |
Әйт: “Илаһым — Хак вә Рәһбәр; |
نام حق است ما را رهبر |
nām haq ast mā rā rahbar |
Әфган гимннарының тарихы
үзгәртү[4]
Сәяси, иҗтимагый, милләтара һәм дини тормышы һәрвакыт кайнап торган Әфганстан — дөньяда үз дәүләт гимнын еш алмаштыручы санаулы илләрнең берсе. Моңа кадәр бу илдә, идарә системасы һәм режимнар алмашынган саен, кагыйдә буларак, төп милли җырны да үзгәртеп торалар иде.
Монархия чорының 1926–1943 елларында “Кыйралны сәламләү” гимны гамәлдә булса, 1943–1973 елларда аны “Безнең кыю һәм намуслы шаһыбыз” (икенче исеме — “Бөек сәламләү”) мәдхиясе алмаштырды. Икесе дә сүзсез иде.
1978 елда Әфганстанда социалистик инкыйлаб оештырылды һәм илдә советчыл идарә режимы урнашты. Һәм 1992 елга кадәр Әфганстан Демократик Җөмһүриятенең гимны “Ялкынлан, гел ялкынлана бар” (گرم شه، لا گرم شه) дип аталган иде. Бусы текстлы булды, сүзләре фарсы-дари телендә язылып, башка телләргә күчерелде.
Советларның Әфганстандагы сугышы тәмамланып, коммунист Нәҗибулла бәреп төшерелгәч, хакимияткә мөҗәһидләр (талиплар) килде, һәм Әфганстан, гади генә итеп гимнны һәм аның төп нөсхәсе телен алмаштыру аша, бер мәлдә “Ислам терәге, Азия үзәге” (قلعه اسلام قلب اسیا) булып китте. Бу җыр инде пушту телендә язылган иде. Ә илдәге кан коюлы ватандашлар сугышы, 1978 елда ничек башланган булса, шулай дәвам итте. Ә 1999 елда “үтә диндар һәм динчел” хакимнәрнең аңы бөтенләй томаланып китте: Исламда музыка булырга тиеш түгел дип, әлеге гимнны тыйдылар. 2002 елда гына аңлашыла башлады: милли һәм дәүләт символлары аша үз кыйбласын табып берләшә алмаганнарга Күкләрдән ярдәм килеп ирешми икән. Ләкин яңадан кайтарылган “Ислам терәге, Азия үзәге” җыры күпмилләтле, күпмәзһәбле һәм җәмгыять тормышы җайга салынмаган илне барыбер берләштерә алмады.
Ниһаять, Әфганстан җитәкчелеге “радикаль символик чишелеш” тапты. Башта дәүләт конституциясен алмаштырдылар: ил парламенты (Бөек Шура, пуштуча لويه جرګه, Луйа Җәргъә) яңа төп канунның 20 нче маддәсендә “Әфганстан гимны пушту телендә языла һәм аңарда илдә яшәүче бөтен милләтләрнең исемнәре атала”, дип язып куйды. Һәм әле тагын гимн азагында тәкбир әйтелгән булырга тиеш иде. 2006 елда нәкъ шулай эшләделәр дә.[5]
Шуның белән Әфганстанда “гимннар парады” тәмам булыр кебек тоелды. Ләкин... аңы катып калган үтә диндарлар тагын дәгъва белдерделәр: “Аллаһы әкбәр” сүзләре җырда җырланырга тиеш түгел! Телдән генә әйтергә! Бу нәрсә илдә милли каршылыклар китереп чыгарачак”. Согуд Гарәбстанының дәүләт гимнында да тәкбир әйтелгән бит, югыйсә.[6] Хәтта талипларның 1992 елда кабул ителгән текстында да тәкбир һәр куплет саен өч мәртәбә кабатлана иде. Юк, әфган динчеләренең үз туксаны туксан. Теләк булса, сәбәп табыла инде ул...[7]
Әфганстан Ислам Җөмһүрияте җимерелеп, хакимияткә яңадан “талиплар” килгәч, соңгыларының 1992-2006 елларда булган иске гимны кире кайтты. “Бу — батырлар йорты“ исеме астында. Аның көе дә, музыкасы да юк, чөнки “диндарлар” моны харам дип саныйлар. Бу нәшидне ирләр хоры гадәти тәкрарлау рәвешендә генә башкара. Галәм тулы моң, ә боларның йортларында — пышылдавыклы шомлык...
БУ — КЫЮЛАР ВАТАНЫ
Пушту телендә | Дари телендә | Тәрҗемәсе |
ساتو يې پۀ سرو وينو، دا د شهيدانو کور
𝄇 دا د باتورانو کور، دا د باتورانو کور 𝄆
ساتو يې پۀ سرو وينو، دا د شهيدانو کور 𝄇 دا د باتورانو کور، دا د باتورانو کور 𝄆
ستا کاڼي او بوټي ټول، مونږه ته لعلونه دي 𝄇 ستا کاڼي او بوټي ټول، مونږه ته لعلونه دي 𝄆 وينه پرې توی شوې ده، سرۀ لکه گلونه دي 𝄇 وينه پرې توی شوې ده، سرۀ لکه گلونه دي 𝄆 𝄇 کله يې څوک نيولای شي؟ دا دی د زمريانو کور دا د باتورانو کور، دا د باتورانو کور 𝄆
تا به تل آزاد ساتو، څوچې وي ژوندون زمونږ 𝄇 تا به تل آزاد ساتو، څوچې وي ژوندون زمونږ 𝄆 ستا تاريخ به ياد ساتو، څوچې وي ژوندون زمونږ 𝄇 ستا تاريخ به ياد ساتو، څوچې وي ژوندون زمونږ 𝄆 𝄇 دې کښې به بازان اوسي، دا دی د بازانو کور دا د باتورانو کور، دا د باتورانو کور 𝄆
ای گرانه وطن زما، ځار شمه لۀ تا نه زۀ 𝄇 ای گرانه وطن زما، ځار شمه لۀ تا نه زۀ 𝄆 ای ښايسته چمن زما، ځار شمه لۀ تا نه زۀ 𝄇 ای ښايسته چمن زما، ځار شمه لۀ تا نه زۀ 𝄆 𝄇 خلاص که لۀ انگرېز نه وو، شو د اورسانو گور دا د باتورانو کور، دا د باتورانو کور 𝄆
ډېرۍ ککرۍ گوره، پاتي د روسانو شوې 𝄇 ډېرۍ ککرۍ گوره، پاتي د روسانو شوې 𝄆 شنډېدۀ هر يو دښمن، واړۀ ارزوگانې شوې 𝄇 شنډېدۀ هر يو دښمن، واړۀ ارزوگانې شوې 𝄆 𝄇 هرچا ته معلوم شولو، دا د افغانانو کور دا د باتورانو کور، دا د باتورانو کور 𝄆
|
ما با خون خود از آن دفاع می کنیم، اینجا خانه شهداست
𝄇 اینجا خانه شجاعان است، اینجا خانه شجاعان است 𝄆
ما با خون خود از آن دفاع می کنیم، اینجا خانه شهداست 𝄇 اینجا خانه شجاعان است، اینجا خانه شجاعان است 𝄆
همه سنگها و بوته های شما برای ما شبیه یاقوت هستند 𝄇 همه سنگها و بوته های شما برای ما شبیه یاقوت هستند 𝄆 خون بر آنها ریخته می شود، همه آنها مانند گل رز قرمز هستند 𝄇 خون بر آنها ریخته می شود، همه آنها مانند گل رز قرمز هستند 𝄆 𝄇 به نظر شما می توان آن را فتح کرد؟ اینجا خانه شیرهاست اینجا خانه شجاعان است، اینجا خانه شجاعان است 𝄆
ما از آزادی شما محافظت می کنیم، تا زمانی که عمر ما ادامه داشته باشد 𝄇 ما از آزادی شما محافظت می کنیم، تا زمانی که عمر ما ادامه داشته باشد 𝄆 ما تاریخ شما را به یاد می آوریم، تا زمانی که عمر ما ادامه داشته باشد 𝄇 ما تاریخ شما را به یاد می آوریم، تا زمانی که عمر ما ادامه داشته باشد 𝄆 𝄇 عقابها در شما زندگی می کنند، اینجا خانه عقاب ها است اینجا خانه شجاعان است، اینجا خانه شجاعان است 𝄆
ای سرزمین عزیز من، من جانم را به خاطر تو تقدیم کردم 𝄇 ای سرزمین عزیز من، من جانم را به خاطر تو تقدیم کردم 𝄆 ای چمن زیبای من، من به خاطر تو جانم را تقدیم کردم 𝄇 ای چمن زیبای من، من به خاطر تو جانم را تقدیم کردم 𝄆 𝄇 وقتی از دست انگلیسی ها آزاد شدیم، برای گورستان روس ها شدیم اینجا خانه شجاعان است، اینجا خانه شجاعان است 𝄆
به این جمجمه های بیشمار نگاه کنید، این چیزی است که روس ها به جا گذاشتند 𝄇 به این جمجمه های بیشمار نگاه کنید، این چیزی است که روس ها به جا گذاشتند 𝄆 همه دشمنان شکست خورده اند، همه امیدهای آنها بر باد رفته است 𝄇 همه دشمنان شکست خورده اند، همه امیدهای آنها بر باد رفته است 𝄆 𝄇 اکنون برای همه آشکار است، اینجا خانه افغان ها است اینجا خانه شجاعان است، اینجا خانه شجاعان است 𝄆
|
Кушымтасы:
Кан коеп саклыйк аны, бу — шәһитләр Ватаны! Бу — кыюлар Ватаны, бу — батырлар Ватаны!
Гүя кызыл якутлар — тау-ташлар һәм куаклар. Гүя кызыл якутлар — тау-ташлар һәм куаклар. Чәчәкләргә тамган ул — Ватан уллары каны. Чәчәкләргә тамган ул — Ватан уллары каны. Арысланнар Ватаны — аны җиңеп буламы? Бу кыюлар Ватаны, бу батырлар Ватаны!
II Гомеребез барында — без азатлык сагында! Гомеребез барында — без азатлык сагында! Гомеребез барында — ил-тарих кочагында! Гомеребез барында — ил-тарих кочагында! Бөркетләр тота аны, бу — бөркетләр Ватаны! Бу кыюлар Ватаны, бу батырлар Ватаны!
III Минем газиз Ватаным, аңарга фида җаным! Минем газиз Ватаным, аңарга фида җаным! Гүзәл болын-кырларым, барысына фида җаным! Гүзәл болын-кырларым, барысына фида җаным! Инглиздән иттек азат, урыска кордык зират! Бу кыюлар Ватаны, бу батырлар Ватаны!
Урыс калдырган, күрче, — баш сөякләре күче! Урыс калдырган, күрче, — баш сөякләре күче! Барча дошман җиңелгән, өметләре өзелгән! Барча дошман җиңелгән, өметләре өзелгән! Барысының хәтер-аңы: бу — әфганнар Ватаны! Бу кыюлар Ватаны, бу батырлар Ватаны!
Кан коеп саклыйк аны, бу — шәһитләр Ватаны! Бу — кыюлар Ватаны, бу — батырлар Ватаны! Бу — кыюлар Ватаны... |
Сылтамалар
үзгәртү- ↑ https://www.youtube.com/watch?v=AndVQ_eRK-U
- ↑ https://de.wikipedia.org/wiki/Datei:Babrak_Wassa_2012.jpg
- ↑ https://en.wikipedia.org/wiki/Afghan_National_Anthem
- ↑ https://en.wikipedia.org/wiki/Afghan_National_Anthem#History
- ↑ https://www.youtube.com/watch?v=5P96aEl0z6k%7C гимнның тулысынча башкарылуы
- ↑ https://ar.wikipedia.org/wiki/%D8%A7%D9%84%D9%86%D8%B4%D9%8A%D8%AF_%D8%A7%D9%84%D9%88%D8%B7%D9%86%D9%8A_%D8%A7%D9%84%D8%B3%D8%B9%D9%88%D8%AF%D9%8A
- ↑ https://ps.wikipedia.org/wiki/%D8%AF_%D8%A7%D9%81%D8%BA%D8%A7%D9%86%D8%B3%D8%AA%D8%A7%D9%86_%D9%88%D9%84%D8%B3%D9%8A_%D9%84%D8%A7%D8%B1%D9%87