Әпәй — татар балалар уены. Уен җәй көне ачык һавада ир балалар арасында да, кыз балалар арасында да уйнала.

Әпәй
Уенчылар саны
5тән күбрәк
Уйнау урыны
өй алды
Физик активлык
уртача

Уйнау тәртибе үзгәртү

Иң элек санашу юлы белән «әби» белән «көтүче» сайлана. Әби башка балаларны әпәй итеп тезеп утырта да үзе чыбык белән җир казып утыра. Көтүче аңа килә дә алар түбәндәгечә сөйләшәләр:

— Әби, нәрсә казыйсың?
— Арпа-көрпә казыймын.
— Арпа-көрпәң аш булсын, Тамагыңа таш булсын.
Олы киленең малай тапсын,
Әби, миңа бер әпәең бир әле.
— Ала алсаң йолкып ал!

Шулай дигәч, көтүче бер әпәйне үз өенә алып китә һәм тагын әби янына килә. Шул рәвешле көтүче барлык ипиләрне ташып бетерә һәм уен яңадан башлана.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.