Әнәс Сәләх улы Сәләхов (1923 елның 1 сентябрендә туа) - татар, совет педагогы. СССРның халык укытучысы (1980).

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Әнәс Сәләхов 1923 елның 1 сентябрендә Татарстанның Спас районы Әҗмәр авылында туган.

7 яшендә аксый башлый-аның аксавы гомерлеккә саклана. 12 яшеннән ятим кала. Кыенлыкларга карамастан, бишле билгеләренә укый һәм 16 яшендә Спас педагогика училищесына укырга керә[1].

Укуны тәмамлаганнан соң, Ямбакты авылында мәктәп директоры булып эшли. 1944 елның августында ул Әҗмәр мәктәбе директоры була. Биредә бер үк вакытта тарих укытып, 18 ел эшләгән. Аның җитәкчелегендә яңа мәктәп бинасы, укытучылар өчен йорт, мәктәп укучылары өчен 350 урынга исәпләнгән интернат төзелде, 3 гектар мәйданда җиләк-җимеш бакчасы булдырылды, дуңгызлар, чебиләр үстерүче зур хуҗалык оештырылды, шулай ук 80 гектарга якын җир эшкәртелде.

Илленче еллар башында Әнәс Сәләхов Казан педагогика институтын тәмамлап, рәсми рәвештә тарихчыга әйләнә.

1961 елда Казанга 68-нче номерлы мәктәп белән җитәкчелек итү өчен күчерелә. Аннан соң әле Казанның берничә мәктәбендә, шул исәптән 55 нче урта белем бирү мәктәбендә эшли (1970-1988)[2].

1988 елда пенсиягә чыга. Әмма өйдә утыра алмый һәм 2002 елга кадәр 13 нче мәктәп-гимназиядә өстәмә белем бирү педагогы булып эшли башлый.

Әнәс Сәләховның гомуми педагогик стажы-60 ел.

Өйләнгән, ике улы бар[3].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Әнәс Сәләх улы Сәләхов, archived from the original on 2020-04-07, retrieved 2021-03-13 
  2. Спас районында туып-үскән егетне юбилее белән котладылар, archived from the original on 2020-04-07, retrieved 2021-03-13 
  3. архив күчермәсе, archived from the original on 2020-04-07, retrieved 2021-03-13