Әмир Шәрәфетдинов

Әмир Шәрәфетдинов (13 май 1947 ел) — табиб-гигиенист, медицина фәннәре докторы (2004). Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1999). Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2012).

Әмир Шәрәфетдинов
Туган 13 май 1947(1947-05-13) (77 яшь)
Әрметрәхим
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты һәм Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университеты[d]
Эш бирүче Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты[d] һәм Башкорт дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Биографиясе

үзгәртү

Әмир Ямалетдин улы Шәрәфетдинов 1947 елның 13 маенда Башкорт АССРның Макар районы (хәзер Ишембай районы) Әрмет-Рәхим авылында туып үскән.

1977 елда Башкорт дәүләт медицина институтын (БДМУ) «Гигиена, санитария, эпидемиология» белгечлеге буенча тәмамлый. Аннары белемен Кемерово азык сәнәгате технологиясе институтында дәвам итә, белгечлеге — «Техносфера хәвефсезлеге», Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университетында «Оешма менеджменты» һөнәрен үзләштерә.

1977-1981 елларда Башкорт АССР-ның Архангель районында санитар-эпидемиологик станциясендә баш табиб булып эшли.

1981-1986 елларда — Уфа шәһәре Киров районы советының сәламәтлек саклау башкарма комитеты мөдире.

1986-2004 елларда — шушы ук районда баш дәүләт санитар табибы.

2004 елдан Башкорт физик культурасы институтында факультет деканы була (Урал дәүләт физик культурасы университеты филиалы).

2010 елда Дрезден техник университетында эшли.

2008 елдан — В. Г. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты профессоры, икътисад һәм менеджмент факультеты деканы.

2016 елдан бирле БДМУ‑да эшли.

2004 елда «Гигиеническая безопасность здоровья населения промышленных центров и сопряженных сельских территорий» темасына докторлык диссертациясе яклый[1].

Фәнни эшчәнлеге

үзгәртү

Фәнни эшчәнлеге сәнәгать үзәкләрендәге халык саулыгының төбәк үзенчәлекләрен өйрәнүгә һәм авыруларны беренчел искәртү буенча чаралар әзерләүгә багышланган. Аның катнашлыгында производство мөхитендәге химик пычратучылар тәэсир иткәндә авыруны алдан күзаллау ысулы эшләнә.

130 га якын фәнни хезмәт һәм 1 уйлап табу авторы.

Төп гыйльми басмалары

Оптимизация среды обитания и охрана здоровья населения в районах размещения нефтеперерабатывающих и нефтехимических комплексов : По данным социолого-гигиенических исследований : автореферат дис. … кандидата медицинских наук : 14.00.07 / Уфимский НИИ медицины труда и экологии человека. — Оренбург, 1996. — 21 с.

Гигиеническая безопасность здоровья населения промышленных центров и сопряженных сельских территорий (на примере Республики Башкортостан) : диссертация … доктора медицинских наук : 14.00.07 / Шарафутдинов Амир Ямалетдинович; [Место защиты: Российский государственный медицинский университет].- Москва, 2004.- 267 с.: ил.

Медико-социальные последствия чрезвычайных ситуаций природного и техногенного характера. Уфа, 1997 (автордаш);

Канцерогенные эффекты факторов окружающей среды. Уфа, 1998 (соавт.);

Медико-гигиенические аспекты здоровья сельского населения. Нефтекамск, 2005 (автордаш).

Безопасность жизнедеятельности. Учебное пособие. Уфимский институт (филиал) РЭУ им. Г. В. Плеханова 2014

Медико-гигиенические аспекты здоровья сельского населения (монография). Нефтекамск, 2005.

Окружающая среда и здоровье (монография). Уфа, 2000.

Развитие лечебно-оздоровительного туризма в Республике Башкортостан. Научно-практический экономико-правовой журнал «Торговля, предпринимательство и право» УИ (филиал) РГТЭУ, № 2, 2012

Функциональное зонирование территории санатория. Научно-практический экономико-правовой журнал «Торговля, предпринимательство и право» УИ (филиал) РГТЭУ, № 2, 2012.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Шарафутдинов Амир Ямалетдинович, archived from the original on 2018-12-14, retrieved 2022-05-14 

Сылтамалар

үзгәртү

ШӘРӘФЕТДИНОВ Әмир Ямалетдин улы // Башҡорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.