Әмир Хәбибулла улы Кәримов (20 апрель 1915 ел23 апрель 1976 ел) — СССРның атказанган очучы-сынаучысы.

Җенес ир-ат
Туу датасы 20 апрель 1915(1915-04-20)
Туу урыны Стәрлетамак, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 23 октябрь 1976(1976-10-23) (61 яшь)
Һөнәр төре очучы
Әлма-матер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Бүләкләр
Хөрмәт Билгесе ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены

Биографиясе үзгәртү

Әмир Хәбибулла улы Кәримов 1915 елның 20 апрелендә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә туган.

1939 елда (башка мәгълүматлар буенча 1936 елда[1]) Казан аэроклубын тәмамлый, анда ул очучы-инструктор була. Шушы ук вакытта Казан авиация институтында белем ала һәм аны 1940 елда уңышлы тәмамлаганнан соң Казан аэроклубында 1940 елдан алып 1949 елга кадәр 22-че авиазаводның транспорт бүлеге очучысы булып хезмәт итә (Казан), аннары, Казан вертолет заводында очучы-сынаучы булып күчә, монда 1949-1968 елларда эшли[2]. Ту-4, Ту-16, Ту-104, Ту-110, Ил-62 самолетларына сынау үткәрә.

1959 елда Кытай Халык Республикасында командировкада була, Ту-16 самолетын үзләштерүдә ярдәм күрсәтә.

Гомуми очу сәгате саны 8000нән артык тәшкил итә, шул исәптән, 3500-дән артык — сынау сәгате. Казан шәһәр Советы депутат итеп сайлана. 1968 елда хаклы ялга чыга.

Ә. Х. Кәримов 1976 елның 23 октябрендә вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Персоналии
  2. Интернет-энциклопедия "Испытатели аэрокосмической техники". Амир Хабибулович Каримов. www.testpilot.ru.

Әдәбият үзгәртү

  • Симонов А. А. Заслуженные испытатели СССР. — М.: Авиамир, 2009. — 384 с. — ISBN 978-5-904399-05-4.
  • КАИ — национальный исследовательский университет/Г. Л. Дегтярев, Ю. Ф. Гортышов, М. С. Сафари; под ред. докт. техн. наук, профессора, президента КНИТУ-КАИ Ю. Ф. Гортышов. — 2-е изд., испр. и доп. — Казан: Изд-во КНИТУ-КАИ, 2017. — 568 с.

Сылтамалар үзгәртү

Легенды КАИ 2019 елның 3 апрель көнендә архивланган.

Летчики-испытатель

Летчики-испытатель ССРБ и России

Маленький подвиг большого экипажа 2020 елның 27 ноябрь көнендә архивланган.

Персоналии