Әл-Мүгыйзз (гарәп. الْمُعِزُّ ‎) – Аллаһның 99 исеменең берсе. Гыйззәт, шәрәф, хөрмәт бирүче һәм газиз, кадерле кылучы димәктер. Аллаһы Тәгалә, теләгән колына төрле-төрле нигъмәтләр биреп, аны газиз итәр. Аллаһының газиз иткән кешесе исә, җәмгыятьтә һәр ягы белән үрнәк булыр. Ул ия булган урын, вазифа, аның тырыш¬лыгы нәтиҗәсендә кешеләр белән булган мөнәсәбәтләрендә үзгәрүчән булмас.

Чыганак

үзгәртү

Баулы мөхтәсибәте. 2017 елның 9 сентябрь көнендә архивланган.