Әл-Каһһәәр (гарәп. الْقَهَّارُ‎) – Аллаһның 99 исеменең берсе.Каһер тамырыннан барлыкка килгән бу сүз «каһәр суксын, каһәр төшкере» кебек гыйбарәләр рәвешендә телебезгә кереп калган. Юк итүче, һәлак итүче димәктер. Аллаһ теләгән вакытта галәмдәге бөтен ярат¬каннарын шул ук вакытта юк итә ала. Теләсә, тәүбә итмәгән гөнаһлар-ны да юк итә ала. Тарихның төрле дәверләрендә яшәгән төрле-төрле милләтләр турында да хәбәребез бар. Әгәр Аллаһ, бу исемнәрдәге мәгънәне еш кулланса, җир йөзендә бик аз инсан калыр иде. Ләкин Ул Рахим исеме белән мәрхәмәт итәдер.

Чыганак үзгәртү

Баулы мөхтәсибәте. 2017 елның 9 сентябрь көнендә архивланган.