Әлмәт төбәге чишмәләре

Әлмәт төбәге чишмәләре


Татарстан Республикасының Әлмәт районында  өч йөзгә якын чишмә бар. “Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты” хезмәткәрләре тарафыннан районда һәм шәһәрдә 160 тан артык чишмә өйрәнелгән. Соңгы елларда нефтьчеләр көче белән 220 дән артык чишмә төзекләндерелгән. Әлеге чишмәләрнең күбесенең исемнәре дә бар һәм кайберләренең риваятьләре дә билгеле.

Тарих институты галиме, тарих фәннәре докторы, атказанган фән эшлеклесе Ә.Г. Галләмова һәм Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы Э.Ф.Харрасова 30 дан артык чишмә тарихын өйрәнеп “Тормыш чишмәләре” китабына керттеләр һәм аларның Әлмәт районы чишмәләрен өйрәнүдәге хезмәтләренә нигезләнеп Саҗидә Сөләйманова исемендәге китапханәдә 2019 елдан 2020 ел дәвамында “Хәтерләрдә яши чишмәләр” проекты тормышка ашырылды. Чишмәләр тарихына багышланган истәлекләр барланып, укучылар белән очрашулар үткәрелде һәм чишмәләрнең килеп чыгышы һәм бүгенге торышына бәйле шәхесләр чакырылды.


«Тәмле» чишмәсе, Техснаб микрорайонында, Әлмәт шәһәре  54.863800, 52.267529

«Әрәмә чишмәсе» Нахаловка (Петуховка) микрорайонында, Әлмәт шәһәре.

«Абыстай» чишмәсе Нахаловка (Петуховка) микрорайонында, Әлмәт шәһәре  54.879153, 52.274302

«Урсалинка» Урсала микрорайонында, Әлмәт шәһәре  54.955888, 52.414948

«Зөхрә» чишмәсе Сабантуй мәйданы янында, Әлмәт шәһәре.

«Нияз» чишмәсе Миннибай юл буенда, Әлмәт районы 54.841725, 52.238982

«Нурый бабай» чишмәсе, Габдрахман авылында, Әлмәт районы

Бикасаз чишмәсе 55.017243, 52.431532

Бишмунча чишмәсе 54.862657, 52.589782

Ризаэддин Фәхреддин чишмәсе, Кичүчат авылында, Әлмәт районы

Кләмәнтәй чишмәсе, Кләмәнтәй авылында, Әлмәт районы 54.877895, 51.694487

«Айгөл» чишмәсе Көлшәрип авылында, Әлмәт районы 54.886404, 52.188708

«Валиулла чишмәсе» Миннибай авылы, Әлмәт районы 54.813266, 52.234943

«Гыйззәт» чишмәсе, Миннибай авлылы, Әлмәт районы 54.810894, 52.235037

«Шифа» («Похмель чишмәсе») Яңа Нәдер  авылы янында 54.875251, 52.482702

«Фазыл-тау чишмәсе»  Сөләй авылы, Әлмәт районы 54.993496, 52.603445

«Кыйбла чишмәсе» Урсалбаш авылы, Әлмәт районы 55.001288, 52.673216

«Нарспи» чишмәсе Чуваш Сәрәне авылы, Әлмәт районы

Чупай авылы чишмәсе, Әлмәт районы  54.796834, 52.137776

Чупай чишмәсе, Әлмәт районы 54.798054, 52.130866

«Марс чишмәсе» Шарлама авылы, Әлмәт районы 54.991647, 52.593307

Чыганак үзгәртү

  • http://svyato.info/13658-rodniki-almetevskogo-rayona.html