Әгъзам Мөбәрәкша улы Мусин (1924 нче елның 2 нче ноябре, ТАССР, Апас районы, Югары Балтай авылыБөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалиды (Сталинград янындагы кул сугышыда кулын өздерә). Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, I дәрәжә Дан ордены, «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән, тыныч тормышта Хөрмәт Билгесе ордены, «Хезмәттәге батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнгән.

Әгъзам Мусин

Биографиясе үзгәртү

Әгъзам Мөбарәкша улы 1924 елның 2 ноябрендә Югары Балтай авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.

Кечкенәдән атлар белән җенләнә. 1931 елда алар Югары Балтай башлангыч мәктәбенә укырга керә. 1934 елны Урта Балтай мәктәбенә укырга төшә. Анда да үзен бары яхшы яктан гына күрсәтә. 1938 елда ул мәктәптән 7 класс белемле булып чыга. Аны шунда ук Крупская исемендәге колхозга хисапчы итеп алалар. Математиканы яхшы белгәнгә, аңа эшләү авыр булмый.

Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 елда сугышка алына. 1943 елның 23 гыйнварында Сталинград шәһәрендә булган бәрелешләр вакытында каты яралана. Госпитальдә ятканда үзенә урын таба алмый. “Иптәшләрем фронтта, ә мин госпиталь койкасы саклап ятам”, - дип сыкрана ул. Госпитальдән чыгып, фронтка китү аның өчен зур бәйрәм кебек була. Ләкин бу шатлыгы озакка бармый. Шул ук Сталинград янындагы кул сугышы вакытында кулын өздерә.

“I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены”, ” “I дәрәжә Дан ордены”, “Германияне жиңгән өчен” медале, һ.б медальләр белән бүләкләнә.

1943 елның май аеннан колхоз бухгалтеры булып эшли башлый. 1960 елга кадәр Куйбышев исемендәге Кызыл Балтай колхозында һәм Крупская колхозында бухгалтер булып эшли.

1960 елның июнь аеннан 1980 елның март аена кадәр Урта Балтай авыл советы башкарма комитеты рәисе булып эшли. Әлеге чорда ул, индивидуаль сектордан дәүләткә авыл хужалыгы продукциясен (ит, йомырка, сөт, йон, бәрәңге) әзерләү планын һәр елны арттырып үтәп бара. Шунын өчен авыл советы 3 тапкыр республика күләмендә, 9 мәртәбә район күләмендә 1, 2 нче урыннарны яулап, Мактау гармотасы белән бүләкләнә.

Колхозда эшләгән чорында “Почет билгесе ордены”, “Хезмәттәге батырлыклары өчен“ медале, бик күп мактау кәгазъләре һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.

1980 елда ул пенсиягә чыга. Ә шулай да эшеннән туктамый, колхозның жаваплы эшләрендэ эшли.

Чыганаклар үзгәртү