Әби һәм карак — татар балалар драма уены.

Әби һәм карак
Уенчылар саны
10 артык
Уйнау урыны
өй, ишегалды
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

Башта «әби», «бабай», «карак» сайлана. Әби калганнарга ипи, май, кайнатма, сөт, шикәр, бал шикелле ашамлыклар исеме кушып чыга. Шуннан соң әби белән бабай «ашамлыклар»ны «чолан»га бикләп куялар (ягъни бер әйләнә эченә җыеп кертеп утырталар). Әби бабайны эшкә озата. Үзе чолан кырыенда агач белән җирне тырмап утыра башлый. Карак кеше килә.

— Әби, әби, нәрсә болгатасың?

— Арпа, көрпә.

— Арпа-көрпәң аш булсын, тамагыңа таш булсын.

«Таш булсын» дигәч, әбинең ачуы килеп каракны куып җибәрә. Карак кеше яңадан килә.

— Әби, әби! Нәрсә болгатасың?

— Арпа, көрпә.

— Арпа-көрпәң аш булсын, тамагыңа май булып ятсын! Шуннан соң карак: «Бабаең еракта чирли башлаган, суга баткан-фәлән», — дип әбине алдарга тырыша. Әби аның сүзенә ышанып бабайны эзли китә. Ул китүгә, карак «май»ны урлый. Шул тәртиптә кабатланып уен дәвам итә. Караклар ашамлыкларны да урлап бетергәч, әби белән бабай каракның өенә барып барлык ашамлыкларын алып кайталар. Карак та алар белән килә. Ахырда бабай белән әби карак кешенең аркасына төрткәләп: «Безгә карак кирәкми, безгә карак кирәкми», — дип куып чыгаралар. Уен шулай тәмамлана.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.