Әбелфида
Әбелфида (ноябрь 1273, Димәшкъ, Мамлюкский султанат[d], Мисыр[1] — 27 октябрь 1331 (юлиан тәкъвим), 1331, Хәма[d], Сүрия[1]) — гарәп галиме. Мәмлүк солтаннарының Кече Азия яуларында (1301, 1315) катнаша һәм шул елларда үзенең мәшһүр тарихи әсәре «Әл-Мөхтәсәр фи тарих әл-бәшәр» («Кешелекнең кыскача тарихы»)ның төп өлешен яза. 1320 елда Хәма әмирлегенә (Сүрия) хаким итеп билгеләнә һәм Мәлик ал-Мөәйяд кушаматын ала. Астрономия, медицина, тарих, ботаника, география белән шөгыльләнгән. «Тәкъвим әл-бөлдан» («Дәүләтләр тәртибе», 1321) әсәренең беренче бүлегендә Җирнең бүленеше, экватор, җиде икълим (климат) турында языла, диңгезләр, күлләр, елгалар һәм таулар тасвирлана. Икенче бүлегендә Җир мәмләкәтләре турында мәгълүматлар бирелә.
Әбелфида | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | гарәп. إسماعيل بن علي بن محمود بن مُحمَّد بن عُمر بن شاهنشاه الأيُّوبي |
Туган | ноябрь 1273 Димәшкъ, Мамлюкский султанат[d], Мисыр[1] |
Үлгән | 27 октябрь 1331 (57 яшь) яки 1331[2] Хәма[d], Сүрия[1] |
Һөнәре | географ, тарихчы, йолдызбелгеч, йолдызсөйләмче, сәясәтче, хаким, язучы |
Балалар | Al-Afdal Muhammad[d] |
Фән өлкәсе: | исламская философия[d], география һәм ислам тарихы[d] |
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Алмания дәүләт китапханәсе, Берлин дәүләт китапханәсе, Бавария дәүләт китапханәсе һ.б. Record #118500333 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ Library of the World's Best Literature / мөхәррир Ч. Д. Уорнер