Окулосимпатик паралич яки Һорнер синдромы

Һорнер синдромы
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Горнер, Иоганн Фридрих[d]
Саклык белгечлеге неврология
ICD-9-CM 337.09[1]
NCI Thesaurus идентификаторы C28155[2]
 Һорнер синдромы Викиҗыентыкта

Клиник анатомия үзгәртү

Симпатик иннервация өч нейроннан тора (рәс. 21.20).

1. Беренче тәртиптәге нейрон (үзәктәге) гипоталамусның арты бүлегеннән башланып, ми кәүсәсе буенча кисешмичә аска төшә һәм цилиоспиналь Будге үзәгендә арка миенең интермедиолатераль мөгезендә С8 һәм Т2 арасында тәмамлана.

2. Икенче тәртиптәге нейрон (преганглионар) цилиоспиналь үзәктән муенның өске цервикаль төененә бара. Юлы буенча ул үпкә пәрдәсенең оч өлешенә яндаш, шунда ул бронхоген карцинома (Панкост яман шеше) белән яки муендагы операциядә зарарлана ала.

3. Өченче тәртиптәге нейрон (постганглионар) эчке йокы артериясе буенча күтәрелә, каверноз синуска керә, анда өч тармаклы нервның күз тармагына кушыла. Симпатик җепселләр назоцилиар нерв һәм озын керфексыман нервлар эчендә керфексыман өлешкә һәм бәбәк мускулының дилататорына килә.

Сәбәпләре үзгәртү

Һорнер синдромы сәбәпләре җәд. 21.4. саналган

Җәдвәл 21.4 Һорнер синдромы үсешенең сәбәпләре

1.     Беренче тәртиптәге нейрон (үзәктәге)

•   ми кәүсәсе зарарлану (тамыр, шеш, демиелинизация)

•     сирингомиелия

•     минең латераль Валленберг синдромы

•     арка мие шешләре

•     диабетлы вегетатив нейропатия

2.     Икенче тәртиптәге нейрон (преганглионар)

•     Панкост яман шеше

•     йокы артериясе һәм аортаның аневризмалары һәм катламлануы

•     муен зарарлануы (бизләр, җәрәхәтләр, операциядән соң)

3.     Өченче тәртиптәге нейрон (постганглионар)

•     кластерлы баш авыртулары (мигреноз невралгия)

•     эчке йокы артериясенең катламлануы

•     назофарингеаль шешләр

•     урта отит

•     каверноз синус шеше

Билгеләре үзгәртү

Зарарлану күбесенчә бер яклы. Ике яклы зарарлану умырткалыкның муен өлеше зарарланганда һәм диабет белән авыруларда системалы вегетатив нейропатиядә була.

• Уртача птоз (гадәттә 1-2 мм) Мюллер мускулы көчсезлеге нәтиҗәсе һәм миоз - бәбәк сфинктерына каршылык булмау нәтиҗәсе анизокориягә китерә (рәс. 21.21а).

• Миоз түбән яктылыкта яхшырак күренә, чөнки Һорнер синдромында бәбәк икенче күздән аермалы буларак киңәйми.

• Яктылык һәм якынчалыкка гадәти җавап.

• Гипохром гетерохромия (төсле катлаулар төрле төстә, өстәвенә Һорнер синдромында төсле катлау яктырак) тумыштагы (рәс. 21.21б) яки дәвамлы булган патология очракларында була.

• Аскы кабакның аскы тарзаль мускулының хәлсезлеге өчен бераз күтәрелүе үсеш ала.

• Зарарлану өске цервикаль төеннән астарак урнашканда ипсилатераль яктан тир бүлеп чыгаруының кимүе, чөнки бит тиресен иннервацияләгән нерв җепселләре тышкы йокы артериясе буенча бара.

Фармакологик сынаулар. үзгәртү

Диагнозны кокаин ярдәмендә раслап була. Преганглионар зарарлануны постганглионардан аеру өчен гидроксиамфетамин (паредрин) кулланырга мөмкин. Адреналин ярдәмендә денервацион гиперсизгерлекне бәяләп була.

1. Кокаин 4% ике күзгә дә тамызалар:

а) нәтиҗә:гадәти бәбәк киңәя, ә Һорнер синдромында бәбәк — юк. Кокаиннан соң анизокория > 0,8 мм тәшкил итә һәм түбән яктылыкта аеруча күренә;

б) аңлатма: постганглионар симпатик нерв җепселләре белән бүленеп чыгарылган норадреналин (НА) нерв ахырлары белән кире тотыла һәм шулай итеп аның йогынтысын туктата. Кокаин бу кире тотуны бикли. НА җыела һәм бәбәк киңәюенә китерә. Һорнер синдромында НА бүленеп чыкмый, шуңа кокаин йогынты ясамый. Шулай итеп, кокаин кулланганда тарайган бәбәк Горнер синдромы булуын раслый.

2. Гидроксиамфетаминны 1% икенче көнгә ике күзгә дә кокаин йогынтысы беткәч тамызалар:

а) нәтиҗә:

- преганглионар зарарлануда ике бәбәк тә киңәячәк (рәс. 21.22);

- постганглионар зарарлануда Һорнер синдромында бәбәк киңәймичәк.

б) аңлатма: гидроксиамфетамин постганглионар җепселләренең нерв ахырлары белән НА бүлеп чыгаруын көчәйтә. Нейрон зарарланмаган булса (беренче яки икенче тәртиптәге нейрон зарарланганда һәм сәламәт күздә), НА бүленеп чыга һәм бәбәк киңәя. Өченче тәртиптәге нейрон зарарланганда (постганглионар) бәбәк киңәюе булмый, чөнки нейрон җимерелгән.

3. Адреналинны 1 : 1000 бүлеп ике күзгә тамызалар:

а) нәтиҗә:

- преганглионар җепселләр зарарланганда бәбәкләр киңәймичәк, чөнки адреналин моноаминоксидаза белән тиз җимерелә;

- постганглионар җепселләре зарарланганда Һорнер синдромында бәбәк киңәя, ә птоз вакытлыча югала, чөнки моноаминоксидаза булмаганга адреналин таркалмый;

б) аңлатма: хәрәкәт иннервациясез мускул хәрәкәт нервының ярсытучы нейротрансмиттер йогынтысына югары сизгерлек күрсәтә. Һорнер синдромында бәбәк дилататоры адренергик нейротрансмиттерларга карата шундый «денервацион гиперсизгерлекне» кичерә. Шулай итеп, адреналин хәтта минималь тупланышта да Һорнер синдромында бәбәкнең шактый киңәюенә китерә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.