Һиндстанда Зәрдөштлек

Һиндстанда Зәрдөштлекнең илдә зур әһәмияткә ия тарихы бар. Атәшпәрәстләр Һиндстанда Сассанидлар династиясе чорыннан бирле яшәгән.[1] Зәрдөштлек тарафдарлары шулай ук Һиндстанга Иран Исламлаштыру дәвамында дәвамлы миграцияләрдә күчеп килгәннәр. Шул ук вакытта яулап алулардан соң Зәрдөштлек Иранда бөлү кичергән. Дәвам иткән күчешләр Сәфәвидларның буйсынганнарын Шигыйчылыкка күчереп караганнан соң булган.[2] Башка илләрдә Атәшпәрәстләрне эзәрлекләүгә һәм Һиндстанда либераль атмосфера һәм яклауга күрә, Атәшпәрәстләрнең иң күп халык саны Һиндстанда яши, биредә Атәшпәрәстләр Һиндстан икътисадында, тамаша эшендә, кораллы көчләрдә һәм Британия Раджы вакытында Һиндстан азатлык хәрәкәтендә әһәмиятле роль уйнарга рөхсәт ителгән булган. Зәрдөштлек тарафдарларын Һиндстанга күчеш вакытына карап я Парси, я Ирани дип атыйлар.

Һиндстанда Зәрдөштлек
Дәүләт  Һиндстан
 Һиндстанда Зәрдөштлек Викиҗыентыкта

Тарихы

үзгәртү

Б.э. 632 елга Персиядә Яздгирд III куәткә килгән, әмма Гарәп/Мөселман армиясе инде Фарсы илен яулап алуын башлаган иде. Мөселманнар аларны Наһавандта тар-мар иткәннәр һәм Язгирд Мервта 652 елда үтерелгән булган, бу Сассанид династиясенең һәм Зәрдөштлекнең Иранның рәсми дине буларак ахыры булган. Сассанид тарих язуы әдәбияты белән беррәттән диннәрен һәм язмаларын югалтылган булса да, тел һәм мәдәният асылда сакланып калган булган. Җиденче һәм унөченче гасырлар арасында сәяси һәм иҗтимагый басым нәтиҗәсендә Иран Мөселманнары Атәшпәрәстләр өстеннән хөкем сөрә башлаганнар. Яулап алулар белән, Иранлылар әкренләп элек күп булган диннәрен югалта барганнар.[1] Атәшпәрәстләр Һиндстанга Ислам чорында дәвамлы миграцияләрдә күчкәннәр. Яулап алудан соң башлангыч күчеш басып керүче Мөселманнар тарафыннан дини эзәрлекләү буларак сыйфатлана. Мәгълүмат буенча, Атәшпәрәстләр алар кулында җәфа чиккәннәр һәм үзләрен яклар һәм диннәрен саклап калыр өчен башта төньяк Иранга, аннан соң Һормуз утравына һәм ахыр чиктә Һиндстанга киткәннәр. Бу гомум кабул ителгән күчеш хикәясе Мөселманнарның эзәрлекләвен ассызыклый һәм шул ук вакытта Парсиларны дини эзәрлекләнеп күченгән дип идентификацияли. Соңгы вакытта, галимнәр Иран килеп чыгышын сорау астына куйганнар. Күчеш турында чыганаклар аз. Тарихлар 1599 елда Парси Каһине тарафыннан язылган Кыйсса-и Санҗанга һәм 200 ел соңрак язылган Кыйссаһ-йе Зартуштиан-е Һиндустанга таянырга мәҗбур. Моны Сассанид чорында Атәшпәрәстләр инде Һиндстанда булу факты катлауландыра.[2]
Иран Атәшпәрәстләре Кыйсса-и Санҗанда Парсиларның килүләре даталарына кадәр гасырлар элек сәүдә иткәннәре мәгълүм. Руксана Нанҗи һәм Һоми Дһалла “Санҗанда Атәшпәрәстләрнең җиргә төшүләре” өчен археологик шәһадәте турында сөйләгәндә хронологиялеренең урта фазасының башында миграция датасы өчен иң охшаш дата атап әйткәндә сигезенче гасыр башыннан уртасына кадәр дигән нәтиҗәгә киләләр. Шулай да, алар Кыйсса-и Санҗан мәгълүматы турында гомуми скептицизмын чагылдыралар.[3] Галим Андре Винк теориясе буенча Һиндстанга Иранның Мөселман яулап алуларына кадәр һәм яулап алуларыннан соң күчкән Зәрдөштлек тарафдарлары күбесенчә сәүдәгәрләр булган, чөнки шәһадәт аларның килүеннән соң бары тик берникадәр вакыттан соң аларга кушылыр өчен дин белгечләре һәм каһиннәр җибәрелгән икәнне фараз итәргә мөмкинчелек бирә. Ул раслаганча Мөселманнар белән сәүдә маршрутлары буенча көндәшлек шулай ук миграцияләренә кертем ясарга мөмкин булган.[2]
Гәрчә тарихи исбатланмаса да, Зәрдөштлек тарафдарларының Гөҗәрат ярларына ничек аяк басырга рөхсәт алулары хикәясе төркемнең үз-идентификациясе өчен әһәмиятле булып тора. [4] Бу период вакытында Зәрдөштлек тарафдарлары Һиндстаннан тыш, Кытайны кертеп җәзага тартылган булган һәм күпләр Гуангжоу суелышында вафат булганнар.[5] Һиндстанга Атәшпәрәстләрнең иммиграциясе дәвам иткән һәм 1477 елга алар Фарсы иле белән барлык контактын югалтканнар. Атәшпәрәстләр Һиндстанның азатлык хәрәкәтләрендә әһәмиятле роль уйнаган.[6] Шуннан соң миграцияләр булган, аеруча уналтынчы гасырда Сәфәвидларның буйсынганнарын Шигыйчылыкка күчереп караулары нәтиҗәсендә. Бу Парси халкына өстәгән һәм аларның Иран белән якын бәйләнешен ныклыландырган.[2]

Демография

үзгәртү

2011 Һиндстан халык санын алу буенча Һиндстанда 57 264 Парси бар,[7][8][9] һәм 2014 ел саннары хәзер 69 000 Атәшпәрәст бар икәнен күрсәтә. Диаспорада һәм 1981 ел Һиндстан халык саны нәтиҗәләре буенча 71 630-дан артык Атәшпәрәст бар икәнен күрсәткән. Бәйсез фаразлар Һиндстанда кимендә 100 000 Атәшпәрәст бар икәнен күрсәтә.[10][11] Парсиларның ана теле булып Гөҗарати теле тора. Һиндстанда Зәрдөштлек җәмәгате иң танылган төркемнәрнең берсе булып кала һәм төрле эшмәкәрлек секторларында катнаша, мәсәлән сәнәгатьтә, кинода һәм сәясәттә.[12][13]

Җәмәгатьләр

үзгәртү

Һиндстанда ике төп Зәрдөштлек җәмәгате бар.

Парсилар

үзгәртү
 
Парси туе, 1905

Парси сүзе Фарсы телендә туры мәгънәдә "Фарсы" дигәнне аңлата. Фарсы теле шулай ук Фарсы иле буларак мәгълүм булган хәзерге Иранның рәсми теле булып тора. (Парси) теле еш Фарси теле дип атала, чөнки Фарсы иленең Ислам яулап алуыннан соң Гарәп телендә "П / Г / Ж / Ч" авазлары булмаганга күрә, Парси Фарси булып киткән. Охшаш рәвештә, Бабак Хоррамдинның исеме башта Папак (Папа + Кучак = Папак), "Яшь Ата" булып Бабак булып киткән.
Парсиларның Һиндстанның Гөҗарат һәм Синдһ даирәләрендә озак булуы генетик өйрәнү тарафыннан тәэмин ителгән.[14] Һәм бу аларны шулай ук кечерәк Иранилар Зәрдөштлек тарафдарлары җәмәгатеннән аерып тора, алар соңрак килгәннәр.

Иранилар

үзгәртү

Гәрчә "Ирани" төшенчәсенең Могол чоры вакытында беренче Шәһадәте булса да, күпчелек Иранилар 19-ынчы һәм 20-нче гасыр башында суб-кыйтгага килгән мигрантлар, ягъни, Иран Каҗар династиясе тарафыннан хөкем ителгән вакытта һәм Мөселман булмаганнарны дини эзәрлекләү янаганда. Шул вакыт иммигрантларының токымнарына Иран Атәшпәрәстләренә мәдәни һәм тел ягыннан якынрак булып кала, бигрәк тә Йәзд һәм Керман Зәрдөштлек тарафдарларына. Дәвам итеп, Иранилар арасында шул провинцияләренең Дари диалектларын ишетеп була.

Шулай ук карарга мөмкин

үзгәртү

Тышкы сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Fereshteh Davaran. Continuity in Iranian Identity: Resilience of a Cultural Heritage. Routledge. pp. 54–55, 136–137. 
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Monica M. Ringer (13 December 2011). Pious Citizens: Reforming Zoroastrianism in India and Iran. Syracuse University Press. pp. 25, 26. ISBN 9780815650607. https://books.google.com/books?id=7oyiAgAAQBAJ&pg=PA25. 
  3. Alan Williams (24 September 2009). The Zoroastrian Myth of Migration from Iran and Settlement in the Indian Diaspora: Text, Translation and Analysis of the 16th Century Qesse-ye Sanjān 'The Story of Sanjan. Brill Publishers. pp. 205, 206. ISBN 9789047430421. https://books.google.com/books?id=7i2wCQAAQBAJ&pg=PA205. 
  4. "Excarnation and the City: The Tower of Silence in Mumbai". Topographies of Faith: Religion in Urban Spaces. Brill Publishers. 15 April 2013. p. 75. ISBN 978-9004249073. https://books.google.com/books?id=cb_U56WcdHMC&pg=PA75. 
  5. "The Other Middle Kingdom: A Brief History Of Muslims In China" by Chiara Betta, p. 2
  6. Jesse S. Palsetia (January 2001). The Parsis of India: Preservation of Identity in Bombay City. BRILL. pp. 26–35. ISBN 9004121145. https://books.google.com/books?id=R6oNt3M_yLgC. 
  7. Where we belong: The fight of Parsi women in interfaith marriages.
  8. Parsi population dips by 22 per cent between 2001-2011: study.
  9. Biotech firm tries to unravel secret behind Parsi-Zoroastrian longevity - Indian Express.
  10. Team, Indo Vacations. Zoroastrianism, Zoroastrianism in India.
  11. Alan Davidson. National & Regional Styles of Cookery: Proceedings : Oxford Symposium 1981. Oxford Symposium. p. 71. 
  12. Jains become sixth minority community - Latest News & Updates at Daily News & Analysis (21 January 2014).
  13. http://www.livemint.com/Politics/fMzSdy9is9fL2R9QBwWA3I/Govt-grants-minority-status-to-Jain-community.html
  14. (2017) «"Like sugar in milk": Reconstructing the genetic history of the Parsi population». Genome Biology 18 (1). DOI:10.1186/s13059-017-1244-9. PMID 28615043.